Италия җыелмасы “Казан шпагасы” дип исемләнгән халыкара команда турнирында җиңде

Италия җыелмасы “Казан шпагасы” дип исемләнгән халыкара команда турнирында җиңде
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Италия җыелмасы Казанда фехтование буенча Дөнья кубогы этабында ир-атлар арасында команда турнирында җиңде, ә Россия һәм Украина җыелмалары Олимпия уеннарына лицензияләр яуладылар.

Казанда шпага белән фехтование буенча Дөнья кубогы этабының команда турниры Италия спортчылары җиңүе белән тәмамланды. Финалда бик киеренке көрәштә алар Украина спортчыларыннан көчлерәк булып чыкты – 44:43. Бронза өчен матчта Россия җыелмасы Кытай командасына оттырды (39:45), ләкин шулай да Олимпия уеннарына лицензия ала алды.

Ярыш көне бик кызыклы чирекфинал матчларыннан башланды. Россия җыелмасы озак вакыт гомуми икенче номер астында чәчелгән швейцариялеләргә җиңелеп барды, ләкин Сергей Бида ярдәмендә җиңү яулады – 33:29. Корея һәм Италия җыелмалары уены шулай ук бик мавыктыргыч булып чыкты – булачак чемпионнар 44:40 исәбе белән җиңделәр, тик үзләренең җанатарларын дулкынланырга мәҗбүр иттеләр.

Турнир хуҗалары финалга чыга алмады. Андреа Сантарелли һәм Энрико Гароццо матч уртасында италиялеләргә шактый өстенлек китерделәр. Җиңүгә якын булсалар да, россиялеләр көндәшләрен куып тота алмадылар. Җиңелүгә карамастан, аларның Токио-2021 Уеннарында катнашу өчен лицензия яулавы күңелле вакыйга булды. Икенче ярымфинал парын Кытай һәм Украина командалары тәшкил итте, һәм йөзгә-йөз очрашуда украиналылар җиңү яулады – 39:36.

Финалда озак вакыт Украина командасы лидер булып барды, кайвакыт аерма 10 очкога кадәр җитте. Тик италиялеләр үз холыкларын күрсәттеләр. Соңгы матчта Марко Фишера Анатолий Герейны 14:6 исәбе белән җиңде һәм үз командасына җиңү китерде.

“Команда ярышлары нәтиҗәләреннән без канәгать. Карантин безне спортта да читләтеп үтмәде. Бу озак тәнәфестән соң узган беренче ярышлар иде, без аларны ел буе көттек. Оештыручыларга бик рәхмәтлебез. Финалдагы үкенеч оттыруга карамастан, без нәтиҗәдән канәгать. Олимпия юлламалары яулап алып, без үзебезнең төп максатыбызны үтәдек. Шәхси турнирда да, команданыкында да фехтовкалау авыр булды. Дөнья кубогы этабында оештыру иң югары дәрәҗәдә иде”, — диде Украина җыелмасы спортчысы Богдан Никишин.

“Иң ахырда гаҗәеп матч һәм искиткеч җиңү булды. Үземнең командам һәм бар Италияне котлыйм! Ел буе ярышмагач, бик сәер булды. Үзеңне кулда тотарга, һәм шул ук вакытта тыныч булып калырга кирәк иде. Фехтованиенең янәдән әйләнеп кайтуына бик шатландым!” — дип, белдерде Италия җыелмасы спортчысы Андреа Сантарелли.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте