Рөстәм Миңнеханов 2022 елда Казанда узачак Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиадасына әзерлек буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды

Рөстәм Миңнеханов 2022 елда Казанда узачак Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиадасына әзерлек буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды
Төркем:Рәсми хроникаМахсус Олимпиада 2022
Басылган датасы:

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елда Казанда узачак Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиадасына әзерлек буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Россия спорт министры Олег Матыцин катнашты.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары – Россия Федерациясенең 2022 елга өстенлекле спорт проекты, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, Казанда Махсус Олимпиаданың кышкы уеннары бөтен дөньяга махсус олимпиада хәрәкәтенең сәясәттән читтә булуын күрсәтергә ярдәм итәчәк.

«Безнең төп бурыч – олимпиаданы гадәттәгечә югары дәрәҗәдә уздыру. Бу максат белән 2022 елда Казанда узачак Бөтендөнья кышкы Олимпиадасына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты төзелде», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Россия Федерациясе Хөкүмәтендә федераль оештыру комитетын төзү турында карар проекты инициативасы белән чыккан Олег Матыцинга рәхмәт белдерде.

Без якын арада федераль оештыру комитеты утырышын Казанда уздырырга әзер, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, бүген Олимпиадага әзерлек буенча планлы эш алып барыла инде. Шулай итеп, Россия спорт министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган, әзерлекнең актуаль мәсьәләләре Республика оперштабы һәм эшче төркемнәр эше кысаларында каралачак.

Әзерлекнең гомуми координациясен ТР Спорт министрлыгы һәм Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе башкара, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан олы дөньякүләм спорт ярышлары һәм социаль әһәмиятле чаралар уздыруда зур тәҗрибә тупланган, республикада профессионаллар командасы формалаштырылган, шәһәр һәм спорт инфраструктурасы булдырылган, Уеннарны югары дәрәҗәдә оештыру өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Россия спорт министры Олег Матыцин сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, 2020 елда катлаулы эш шартларында Татарстан күп санлы кешеләр катнашында чаралар оештыра белүен күрсәтте. Ул республика җитәкчелегенә һәм 2020 ел дәвамында Россия спорт министрлыгы белән берлектә спорт чараларында эшләгән барлык коллегаларга рәхмәт белдерде. “Казанда Махсус Олимпиада һәм Бөтендөнья Махсус олимпиаданы үткәрүгә карата бу – зур дәрәҗә һәм җаваплылык, шул исәптән ярышларны уздыруда да, бигрәк тә катлаулы шартларда да”, – диде Олег Матыцин. Ул ассызыклаганча, Татарстанның күп кенә эре ярышларны оештыруда тәҗрибәсе иң югары бәягә лаек, һәм чараның кунакчыллык өлешендә дә, халыкара стандартлар буенча да иң югары дәрәҗәдә оештырылачагына шик юк.

Россия спорт министры искә төшергәнчә, хәзер федераль оештыру комитеты составын формалаштыру һәм раслау этабы бара, аны Россия Хөкүмәте вице-премьеры Виктор Чернышенко җитәкли.

“Әйе, якын арада без федераль оештыру комитеты утырышын җыячакбыз, – диде Олег Матыцин. – Бу тәкъдим Игорь Левитин җитәкчелегендә узган киңәшмәдә каралды. Тәкъдимнәрнең берсе – Бөтенроссия махсус олимпиадасының сынау чараларын уздыру көннәрендә, 2-6 февраль көннәрендә федераль оештыру комитеты уздыру”.

“Иң мөһим – 2022нче елда үтәчәк Казандагы Бөтендөнья Махсус Олимпиаданың мирасын барлыкка китерергә, хәзер бу юнәлештәге эш барлык идарәчәлекләр ярдәмендә алып барыла. Казанның Бөтендөнья Универсиада һәм башка зур спорт чаралар үткәруендә булган тәҗрибә Россия Федерациясе өчен нәтиҗәле мирас”, – дип әйтте Олег Матыцин.

Республика оештыру комитетында Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов һәм Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Максим Денисов доклад белән чыгыш ясадылар.

ТР Президенты Матбугат хезмәте