Олег Матыцин FISU Volunteer Leaders Academy оештыру комитеты вәкилләре белән очрашты

Олег Матыцин FISU Volunteer Leaders Academy оештыру комитеты вәкилләре белән очрашты
Басылган датасы:

21 нче гыйнвар көнне Казандагы эшлекле сәфәре кысаларында Россия спорт министры Олег Матыцин FISU Volunteer Leaders Academy вәкилләре белән очрашты. Очрашу Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында узды. Анда шулай ук “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Максим Денисов һәм Идел буе университеты ректоры Рафис Борһанов катнашты.

Олег Матыцинга FISU студентлар амбассадорлары программаларының эш нәтиҗәләре тәкъдир ителде. Министр программа елдан-ел үсә, ә милли спорт федерацияләрендә студентлар вәкиллеге арта дип белдерде.

FVLA һәм FISU Student Ambassadors программалары координаторы, FISU Healthy Campus программасы аудиторы Альбина Рәхмәтуллина FVLA проектының 2021 елгы эш нәтиҗәләре һәм аның 2022 елга планнары турында сөйләде.

Исәп буенча бишенче FISU Volunteer Leaders Academy проекты 2021 елның сентябрендә “Россия – спорт державасы” IX Халыкара форумы кысаларында “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә узды. Чарада 115 милли һәм 5 континенталь студентлар спорты федерацияләре студентлары катнашты.

Академия онлайн-форматта узуга карамастан, белем бирү программасы алдагы еллардагы кебек үк бай иде. Академиядә катнашучылар илчеләрнең берсеннән икенчесенә күчүче традицияне дәвам иттеләр – алар 2021/2022 елгы сезон дәвамында FISU белән берлектә эшләнгән гамәлләр планы нигезендә милли федерацияләргә ярдәм күрсәттеләр.

2022 елда кереш сессия онлайн-форматта 17 июньдә узачак, ә 2 сентябрьдән алып 8 сентябрьгә кадәр академиядә катнашучылар Идел буе университеты мәйданчыгында очрашачаклар.

Белем бирү программасыннан тыш, Академия кысаларында Казанның спорт объектлары, югары уку йортларына сәяхәт һәм FISU Студентлар амбассадорларының иң яхшы практикалары презентациясе планлаштырыла. Академиянең темасы булып FISU Студентлар илчеләре (FISU Student Ambassadors Programme) программасының беренче юбилеен (5 яшь) бәйрәм итү һәм тотрыклы үсешкә булышлык күрсәтү, экологияне кайгырту һәм студентларда социаль җаваплылык тәрбияләү тора.

FISU Healthy Campus программасы аудиторы буларак, Альбина Рәхмәтуллина өстәмә рәвештә FISU Healthy Campus проектының Россиядә ничек гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.

FISU эшләгән һәм 2020 елның маенда тәкъдим ителгән FISU Healthy Campus сертификаты дөньяның барлык университетларында сәламәтлек һәм иминлек стандартларын билгеләүдә ярдәмлек сыйфатында уйлап табылган, шул ук вакытта ул Берләшкән Милләтләр Оешмасының тотрыклы үсеш максатлары нигезендә тотрыклы үсешкә булышлык күрсәтә.

Проект кысаларында дөньяның барлык университетлары уникаль интернет-платформада теркәлә алачак, ул катнашучыларга студентлар өчен физик активлык һәм дөрес туклануны оештыру, тотрыклы үсешкә игътибарларын җәлеп итү һәм социаль җаваплылык формалаштыру тәҗрибәсе белән турыдан-туры уртаклашу мөмкинлеге бирәчәк. Программаны гамәлгә ашыруы өчен университетка аңа туры килүче статус (5 дәрәҗә) һәм сертификат бирелә. FISU Healthy Campus программасына Европа, Америка, Азия һәм Африканың инде 90 артык университеты кушылды. Моннан тыш, 2021 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең 13 югары уку йорты, шул исәптән Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты проект катнашучысы булды.

Шунысы мөһим, FISU карамагындагы әлеге проектның глобаль рейтингка әйләнү өчен барлык шанслары да бар. Healthy Campus программасын гамәлгә ашыруда уңышка ирешкән югары уку йортлары халыкара аренада аларның дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итүче тиешле сертификатлар алачак. Программаның төп өстенлеге булып белем бирү оешмасының тәҗрибә белән алмашу өчен халыкара университетлар җәмәгатьчелегенә керә алу мөмкинлеге тора.

FISU Volunteer Leaders Academy – 2017 елдан бирле ел саен Казанда үткәрелүче белем бирү чарасы. FVLA проектына нигез салучылар булып Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тора. Чараның генераль партнеры булып традицион рәвештә “Норникель” компаниясе чыгыш ясый.

2017 елдан бирле бай белем бирү программасы үз эченә FISU, Бөтендөнья допингка каршы агентлыгы, EF Education First, студентлар уеннарын оештыру комитетлары һәм югары дәрәҗәдәге башка спорт чаралары экспертлары лекцияләрен һәм мастер-классларын ала. Ә катнашучылар өчен мәдәни һәм спорт чаралары Татарстан Республикасы һәм спорт өлкәсе белән танышырга мөмкинлек бирә.

Ел дәвамында илче студентлар FISU эшчәнлегендә һәм җирле проектларда катнаша, Халыкара студентлар спорты көненә багышланган чаралар оештыра, презентацияләр уздыра һәм үз яңалыкларын социаль челтәрләрдә бастыра.

2022 елда FVLA оештыру комитеты тагы бер проект – студентлар командалары арасында регби-7 буенча FISU Дөнья кубогын әзерләүдә һәм уздыруда катнашачак, ул 2022 елның 11-15 август көннәрендә Казанда уза.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте