Олег Костин 50 метрны баттерфляй белән йөзү дистанциясендә “алтын” алды

Олег Костин 50 метрны баттерфляй белән йөзү дистанциясендә “алтын” алды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Бүген йөзү буенча Россия чемпионатында Түбән Новгород өлкәсе спортчысы Олег Костин икенче медален яулады. 50 метрны баттерфляй белән йөзүдә ул 22.82 нәтиҗәсе белән җиңүгә иреште. Моңа кадәр спортчы 100 метр дистанциясендә бронза призер булган иде.

“Тулаем алганда, барысы белән дә канәгать – 100 метр белән дә, 50 метр белән дә. “Иллелектә” дистанция буенча бар да ошамады, ахырда бераз “сузылырга” кирәк иде, ә болай хәзерге вакыт өчен бу яхшы нәтиҗә, – дип саный Олег Костин. – Ярышларны яхшы нәтиҗә белән тәмамлыйсы һәм бераз ял итәсе килде, чөнки эмоциональ яктан арыганлык җыелды”.

Көмеш медальне Санкт-Петербургтан килгән Андрей Минаков (23.22) яулады. Волгоград өлкәсе йөзүчесе Александр Садовников (23.47) бронза призер булды.

Хатын-кызлар арасында 50 метрны аркада йөзү дистанциясендә беренче булып Мәскәү кызы Дарья Васькина (28.13) килде. Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр ул 100 метрны аркада йөзүдә җиңү яулады, ә кичә 50 метрны баттерфляй белән йөзүдә “алтын” алды.

“Әлегә авыррак, формама тулысынча кайтып бетмәдем әле. Старттан озак һәм авыррак кузгалам, – дип билгеләп узды спортчы. – Гадәттә кич белән барысы да икенче планга күчә. Пьедесталга менеп, медаль алгач, яңа эш ритмы башланып китә”.

Икенче урынны Санкт-Петербург йөзүчесе Александра Курилкина яулады (28.44). Призерлар өчлеген Пенза өлкәсе вәкиле Марина Кравченко (28.62) япты.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте