Көрәш буенча Фиджитал Уеннар катнашучылары составы игълан ителде, UFC көрәшчесе Петр Ян турнир кунагы булачак

Көрәш буенча Фиджитал Уеннар катнашучылары составы игълан ителде, UFC көрәшчесе Петр Ян турнир кунагы булачак
Басылган датасы:

26 ноябрь көнне Казанның “Ак Барс” көрәш сарае яңа форматтагы төсле спорт тамашасы  –  Фиджитал Уеннар уздыру урынына әйләнәчәк. Катнашучылар составы билгеләнде. Билетларны «Игр Будущего» сайтында алырга мөмкин.

Фиджитал-тренд хәзер көрәш төрләренә дә барып җитте – ул үз эченә видеоуен һәм классик спортны ала. Шуңа ноябрьдә узачак Уеннарда катнашучыларга үз оппонентын башта виртуаль көрәштә, Mortal Kombat уенында җиңәргә, ә аннары чын октагонга чыгарга кирәк булачак. Процесска тамашачылар да җәлеп ителәчәк, көрәшчеләр иң яхшы көрәшче, иң яхшы финиш һәм креативлык өчен тавыш бирүдә җиңеп, өстәмә очколар ала алачак.

Әзерлек тулы куәткә бара. Көрәшчеләр әзерләнә, көндәшләренең көчле һәм көчсез якларын өйрәнә, шулай ук Mortal Kombat уенында үзләре уйнаячак персонажларны сайлый. Оештыручылар фиджитал-галәмгә уңышлы чуму өчен барын да – ут һәм график эффектлы матур тамаша, тулыландырылган чынбарлык белән интерактивлар, косплейлар һәм башка нәрсәләр әзерли.

Катнашучылар составы

Исегезгә төшерәбез, бу командалы турнир. Һәрбер җыелмага икешәр спортчы керә. Фиджитал Уеннарда катнашу өчен гаризаны дүрт илдән – Россия, Беларусь, Иран һәм Казахстаннан 12 катнашучы биргән.

Кагыйдәләр турында тулырак: https://gamesofuture.com/news/proigral-v-pristavku-pobedi-v-realnom-boju-br-chto-takoe-fidzhital-edinoborstva/

Өч Россия командасы:

Россия данын өч дуэт яклый. Тәҗрибәле BRAVE HEART тандемында кикбоксинг буенча Көньяк федераль округ чемпионы Роман Black Lion Авдал һәм көрәш самбосы һәм грэпплинг буенча спорт остасы Валерий Brave Heart Грицутин чыгыш ясый. MK TEAM командасын исә Дагыстан Республикасыннан абыйлы-энеле Анзор Абжамов һәм Хабиб Магомедов тәкъдим итә. Алар арсеналында ирекле көрәш, грэпплинг, бразилиячә джиу-джитсу бар, шуңа көрәшчеләргә яңа сынаулар куркыныч түгел. Казан егетләре Рим Хаҗиәхмәтов һәм Фёдор Русский Медведь Алексеев ALLIANCE командасына берләшкән. Рим – көрәш самбосы буенча спорт остасы, Фёдор – джиу-джитсу буенча EURASIAN R. G. S. А чемпионы.

Казахстан, Беларусь һәм Иран көрәшчеләре:

CASPIYAN MEGALADONS командасы өчен чыгыш ясаучы Серикбай Ходжабаев һәм Алибек Ali Qozha Кусбаев Казахстан данын яклый. Алибек аларның командалары тыйнак булуы белән аерылып тора дип саный, тик октагонда алар оялып тормаячак. Серикбай – жекпе-жек буенча халыкара дәрәҗәдәге спорт остасы, бу дисциплина буенча Казахстан чемпионы һәм ике тапкыр Азия чемпионы, шулай ук ММА буенча җиде тапкыр Казахстан чемпионы. Ә Алибек – кыю егет, аның сүзләре буенча, ул тормышының билгеле бер мизгелендә урам сугышларыннан китәргә теләгән һәм үзен профессиональ мәйданда сынап карарга булган.

Артём Swan Лебедев һәм Валерий Дашкевич  Беларусьның топ-командасы – “Академия MMA өчен чыгыш ясыйлар, шуңа үз көчләрендә шикләнмиләр. Артём заводта станоклар операторы булган, ләкин спорт карьерасын сайлаган, ул тренер булырга һәм чемпион тәрбияләргә хыяллана. Валерий һәрвакыт көрәш аныкы икәнен сизгән һәм үзен ММАда тапкан. Спортчы катнашкан катнаш көрәш буенча халыкара турнирларның исәбе-хисабы юк.

Тагы бер чит ил катнашучылары – Иран командасы. Әлеге дуэтның секунданты Эрфан – бик гайрәтле ир-ат, ул God of War уенының төп персонажы Кратоска бик охшаган. Командада ММА буенча ике тапкыр Иран чемпионы Матин Matdog MMA Сафари  һәм Иранның рестлинг буенча чемпионы, шулай ук кечкенәдән көрәш белән шөгыльләнүче Мохаммадреза Могддаси чыгыш ясый.

Йолдызлы кунак

Казанда узучы фиджитал-көрәш буенча турнирның мәртәбәле кунагы – Россия MMA көрәшчесе Петр Ян. 29 яшьлек Ян – элекккеге җиңел авырлыктагы UFC чемпионы. Барлыгы катнаш көрәштә аның исәбендә 16 җиңү һәм дүрт җиңелү. Фиджитал-турнир кысаларында “Ак Барс” көрәш сараенда данлыклы спортчы белән шулай ук автограф-сессия дә узачак.

Билет программасы

Фиджитал-көрәшкә билетларны «Игр Будущего» (https://gamesofuture.com/) сайтында алырга мөмкин.

Сурәтләрне түбәндәге сылтама аша карап була: https://disk.yandex.ru/d/W1aMTzdUjcQw0Q.