Kazan Volunteers хәрәкәтенең иң яхшы волонтерлары билгеле булды

Kazan Volunteers хәрәкәтенең иң яхшы волонтерлары билгеле булды
Басылган датасы:

Бүген ике сәгатьлек онлайн марафон форматында узган “Ел волонтеры 2020” тантанасы кысаларында 7 номинациядә җиңүчеләр исеме билгеле булды.

Чарада Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенең генераль директоры урынбасары Александр Карпов, Kazan Volunteers хәрәкәте җитәкчесе Айрат Мөбәрәкшин һәм Татарстан Ресупбликасы ведомстволарыннан башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

“Сөйләмебезгә “волонтер” сүзе әле ун ел элек кенә керде. Ә бүген исә ул һәрбер проектның аерылгысыз өлеше. Катлаулы ел булуга карамастан, Kazan Volunteers барлык иминлек чараларын күреп, волонтерлар катнашындагы 15 чара уздырды. Хәрәкәт волонтерлары “Без бергә” бөтенроссия акциясендә катнашып, өйдә генә торучы һәм чыгарга мөмкинлеге булмаган кешеләргә азык-төлек һәм дарулар алып кайтып ярдәм иттеләр. Безгә, оештыручыларга, хәзерге вакытта сирәк һәм катлаулы компетенцияле, зур бэкграундлы волонтерлар саны артуы зур әһәмияткә ия. Хәрәкәткә үсеш телим, булдырасыз!”, – диде Владимир Леонов, волонтер елы нәтиҗәләрен йомгаклап.

Александр Карпов тантанага килгән һәр номинант бу авыр елда кемгәдер ярдәм итү, теге яки бу чарада катнашу өчен вакыт, көч һәм мөмкинлек тапкан, димәк, үзенчә бер батырлык кылган дип ассызыклап үтте. Һәм бу ярдәмчеләрнең социаль яки җәмгыять волонтерлары дип аталырга тулы хокуклары бар.

Kazan Volunteers хәрәкәте җитәкчесе Айрат Мөбәрәкшин хәрәкәтнең бер өлешенә әйләнгән һәм аның 11 еллык тарихы дәвамында халыкара һәм Россия дәрәҗәсендәге 600 дән артык чара үткәрүдә үз өлешен керткән барлык волонтерларга да зур рәхмәт белдерде.

Җиңүчеләр һәм лауреатларның исемнәрен 7 номинациядә игълан иттеләр:

– “Һәрвакыт әзер!” – ел дәвамында иң күп чарада катнашкан вакыйга юнәлеше волонтеры – Ван Хайян;

– Ел рекорды – иң күп эш сәгатенә ия булган волонтер – Динара Зарифҗанова;

– Ел ачышы – волонтер эшчәнлеген узып баручы елда башлаган һәм ел дәвамында үзен уңай күрсәткән волонтер – Тимур Галәлетдинов;

– Көмеш волонтер – җәмгыять файдасына эшчәнлек алып баручы 55+ яшь категориясендәге волонтер – Татьяна Никитина;

– Ел тим-лидерлары – волонтерлар командасы белән идарә итүдә катнашучы волонтер-лидер – берьюлы ике җиңүче Айгөл Касыймова һәм Аделя Арсланова;

– Тамашачылар мәхәббәте бүләге – Kazan Volunteers хәрәкәтенең Вконтактедагы рәсми төркемендә узган сайлау җиңүчесе – Евгений Буренко.

Тантананың төп номинациясендә – Ел волонтерында – җиңүне Казан радиомеханика көллияте студенты, 2019 елгы Көзге волонтер сменасы оештыру комитеты командасы һәм “Добрый Татарстан” гомуми ирекле ярдәмчеләр (волонтерлар) форумы катнашучысы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының рәхмәт хаты иясе, Kazan Volunteers хәрәкәтенең активисты Данис Сатдинов яулады. Данис хисабында төрле дәрәҗәдәге чараларда эшләгән 1300 волонтер сәгате.

Тантананың махсус кунагы булып күп серияле популяр “Реальные пацаны” комедия проекты актеры, Tik Tok челтәрендә #танец добра челенджын башлап җибәргән Владимир Селиванов чыгыш ясады.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе”КБАО матбугат хезмәте

ТР Спорт министрлыгы фотосы

Название может быть наверное очень длинноеБарлык фотолар