Казанда узган семинарда Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек хакында фикер алыштылар

Казанда узган семинарда Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек хакында фикер алыштылар
Төркем:Рәсми хроникаМахсус Олимпиада 2022
Басылган датасы:

Казанда 12-13 ноябрь көннәрендә узган семинар кысаларында 2022 елда үтәчәк Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары программасындагы кышкы спорт төрләре буенча ярышлар үткәрү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.

Семинарда “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Максим Денисов, Россиянең Махсус Олимпиадасы генераль директоры Егор Лебедев, Россиянең Махсус Олимпиадасының спорт киңәшчеләре, кышкы спорт төрләре буенча бөтенроссия федерацияләре вәкилләре, спорт судьялары һ.б. катнашты.

“Бу семинар безнең өчен бик мөһим. Без бергәләп иң югары дәрәҗәдә үтәргә тиешле Уеннарга әзерләнәбез. Моның өчен безгә барлык оештыру детальләре хакында җентекләп фикер алышырга, объектларны карап чыгарга кирәк. Бу Уеннарга әзерлек кысаларындагы очрашуларның берсе, һәм безнең Казан төркеменә әзерлекнең барлык юнәлешләре буенча күзәтелүче профессионализмнары һәм детальләргә игътибарлы булулары өчен рәхмәт әйтәсебез килә”, – дип билгеләп узды Егор Лебедев.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 елның 22-28 гыйнварында Казанда үтәчәк һәм Special Olympics International эгидасы астында Россиядә узачак беренче халыкара чара булачак.

Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннарында 108 илдән 2000 спортчы һәм юнифайд-партнер (акыл үсешендә үзенчәлекләр булмаган спортчы) катнашачак. Шулай ук аларга 3000 волонтер, 4000 мәртәбәле кунак һәм аларның гаилә әгъзалары кушылачак, бу чараны чын-чынлап масштаблы итеп үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары – дөньядагы иң абруйлы спорт ярышларының берсе, ул акыл мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен чын-чынлап инклюзив дөнья булдыруга юнәлдерелгән. Бөтендөнья уеннар шулай ук спортчылар өчен сәламәтлек саклау, белем бирү һәм лидерлык өлкәсендә эшләү буенча Махсус Олимпия хәрәкәте өчен мөһим платформа булып тора.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте