Волонтерларның республика форумында Махсус Олимпиада хәрәкәтенең кыйммәтләре турында сөйләделәр

Волонтерларның республика форумында Махсус Олимпиада хәрәкәтенең кыйммәтләре турында сөйләделәр
Төркем:Рәсми хроникаМахсус Олимпиада 2022
Басылган датасы:

Бүген, 18 мартта, “Идел” яшьләр үзәгендә үтүче Республика волонтерлар форумы катнашучылары Махсус Олимпиада хәрәкәтенең кыйммәтләре һәм аның миссиясе турында сөйләште. Форум мәйданчыгында ирекле ярдәмчеләргә хәрәкәт һәм аның тарихы турында сөйләделәр, шулай ук 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарының волонтерлар командасына кушылырга тәкъдим иттеләр.

Иртән форум мәйданчыгында ачык дискуссия узды. Анда Россия Махсус Олимпиадасы генераль директорының беренче урынбасары Мария Ракова, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Максим Денисов, ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева һәм башкалар катнашты. Шулай ук сессиягә кунак буларак Махсус Олимпиада хәрәкәте атлеты Ирек Сафин һәм спортчы Ләйсән Зарипова чакырылган иде. Сессиянең модераторы булып ТР Махсус Олимпиадасы рәисе Лариса Парфенова чыгыш ясады.

Максим Денисов җыелган волонтерларны булачак Уеннар турындагы гомуми мәгълүмат – спорт төрләре, ярыш объектлары, аларның принциплары белән таныштырды, ярышларның волонтерлар программасы турында сөйләде. Әлеге мәсьәләгә форумда шулай ук аерым сессия багышланган иде. Моннан тыш, волонтерлыкны һәм инклюзияне үстерүнең әһәмияте турындагы сорауга кагылышлы тәҗрибәләре белән Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарының генераль партнеры – Coca Cola компаниясе вәкилләре уртаклашты.

Казандагы 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы Уеннары турында

2022 елның 22-28 гыйнвар көннәрендә Казанда Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары үтәчәк. Ярышларда 106 илдән интеллект үсешендә үзенчәлекләр булган 2 меңнән артык атлет һәм юнифайд-партнер катнашачак. Шулай ук аларга 3 меңгә якын волонтер һәм бар дөньядан 4 мең мәртәбәле кунак һәм аларның гаилә әгъзалары кушылачак.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары – интеллект үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләр өчен иң абруйлы спорт чараларының берсе. Уеннар Special Olympics (Махсус Олимпиада) глобаль хәрәкәтенең аерылгысыз өлеше булып тора, ул инклюзив дөнья төзүгә һәм Россиядә үсешләрендә үзенчәлекләр булган кешеләрнең социаль адаптациясенә юнәлдерелгән. Чын Олимпия кыйммәтләре гәүдәләнеше буларак, Бөтендөнья Махсус уеннар дөньядагы сәяси вәзгыятькә кагылмыйча үткәрелә. Нәкъ менә шуның өчен анда медальләр зачеты юк һәм илләр бер-берсе белән узышмыйлар. Аларның миссиясе – интеллектуаль үсешләрендә чикләүләр булган кешеләргә үзләренең спорт осталыкларын һәм сәләтләрен күрсәтү өчен тигез мөмкинлекләр, ә гади кешеләргә Хәрәкәт белән танышу, һәм аның, гомумән, инклюзив культураның бер өлеше булу мөмкинлеге биреп, инклюзив җәмгыять үсешенә өлеш кертү.

Уеннарның волонтерлар программасы турында

Казанда 2022 елда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы Уеннарының волонтерлар командасына 3000 кеше керәчәк. Алар Оештыру комитетына егермедән артык функциональ юнәлеш буенча ярдәм итәчәк. Алар арасында спорт, технологияләр, тамашачылар өчен сервислар, медицина, делегацияләр атташелары, ММЧ белән эшләү, килү һәм китү, протокол һәм башкалар бар.

Заявка бирү өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

  1. volunteers.dspkazan.com сайтында шәхси кабинет булдырырга;
  2. Катнашу өчен заявка бирергә һәм рекрутинг кампаниясен гамәлгә ашыру кысаларында әңгәмәгә язылырга;
  3. Сайттагы үзеңнең шәхси кабинетыңда позиция турында тәкъдим көтәргә;
  4. Өйрәнүләр узарга.

Волонтерлар өчен республика форумы турында

16-19 март көннәрендә “Идел” яшьләр үзәгендә ирекле ярдәмчеләр (волонтерлар) өчен “#НаДобройВолне” республика форумы үтә. Форумны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә “Татарстан Республикасы мәгълүмати-ресурслар иреклелек үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы оештыра. Форумның максаты: хакимиятнең муниципаль органнарында иреклелекнең (волонтерлыкның) концептуаль үсешенең бердәм юнәлешен булдыру һәм Татарстан Республикасының югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында волонтерлыкны үстерү. Катнашучыларның гомуми саны – 150 кеше.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте