“100% Татарстан” форумында халыкара чаралар үткәрүгә заявка әзерләгәндә төп уңыш факторлары турында сөйләделәр

“100% Татарстан” форумында халыкара чаралар үткәрүгә заявка әзерләгәндә төп уңыш факторлары турында сөйләделәр
Басылган датасы:

Зур халыкара чараларга заявка кампанияләре оештыру турында “100% Татарстан” онлайн-форумында “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” генераль директоры Максим Денисов сөйләде. Форум 30 август көнне башланды һәм 2 атна дәвам итәчәк, шул вакыт эчендә онлайн-платформада панель дискуссияләр, фикер лидерлары белән туры эфирлар, интервью һәм мастер-класслар үтәчәк.

Республика һәм федераль дәрәҗәдәге оештыручылар командасының зур өлеше булган Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе исәбендә йөз егермедән артык уңышлы оештырылган чара. Алар арасында 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада, 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты WorldSkills Kazan 2019 һәм башкалар бар. Шулай ук Дирекция 2017 елда Конфедерацияләр Кубогы һәм Футбол буенча FIFA 2018 Россия™ дөнья чемпионаты матчларын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашты.

Үзенең презентациясе кысаларында Дирекция җитәкчесе заявканы әзерләү вакытында исәпкә алырга кирәкле мизгелләрне билгеләп үтте. Ул Казан өчен 2008 елның 31 мае истәлекле дата булуын искә төшерде, ул вакытта шәһәр 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын үткәрү хокукын алды. Әлеге җиңүгә ирешү өчен бик күп хезмәт куелды. Шунысын искә төшерергә кирәк, Казан беренче тапкырдан ук Бөтендөнья Универсиаданы оештыру хокукына заявка кампаниясе җиңүчесе булмады. Ләкин 2006 елдагы уңышсызлык (ул елны Кытайның Шеньжень шәһәре җиңде) кыйммәтле тәҗрибә буларак кабул ителде, һәм нәкъ менә ул 2008 елда җиңүгә ирешергә булышты.

“Безнең зур халыкара проектлар үткәрүгә заявкалар белән эшләү тәҗрибәсе турында сөйләгәндә, искә төшерергә кирәкле беренче һәм иң мөһим нәрсә – ул һәрбер заявканы әзерләү һәр этапта индивидуаль караш таләп итүче уникаль иҗади процесс булуы. Монда спортның үзенчәлекләре дә, федерация таләпләре һәм башка факторлар да зур роль уйный”, – дип билгеләп үтте Максим Денисов.

Аерым игътибарны мирас һәм тотрыклы үсеш мәсьәләләренә бирергә кирәк. “Ни өчен проект шәһәргә һәм илгә файдалы булачак?” – бу сорауга җавапны заявка кампаниясе этабында ук төгәл формалаштырырга кирәк. Бу проектны заявка этабында алга җибәрү өчен генә түгел, ә тулаем алганда аны гамәлгә ашыру өчен төп тезисларның берсе булачак. Заявканы әзерләүнең беренче этапларында ук бу проект үткәрүдә кандидат-шәһәрнең нинди объектлары җәлеп ителәчәген уйларга кирәк. Аларның чараны үткәргәннән соң да кирәкле булып калулары мөһим.

Заявканы уңышлы тәкъдим итү – җиңүгә илтүче юлда иң мөһим этапларның берсе. “Безнең тәҗрибәбездә заявкалар һәм аны яклаулар аз булмады, өстәвенә аларның һәркайсында Татарстан һәм Россия – һәрберсе проектның уңышка ирешүе белән янучы дус команда. Бәлки, безнең җиңүләребезнең төп сере шундадыр да инде”, – дип ассызыклады Дирекция җитәкчесе.

Хәзерге вакытта Казанда халыкара һәм бөтенроссия турнирларына әзерлек һәм аларны үткәрү буенча эш дәвам итә, һәм Дирекция командасы анда актив катнаша. Мәсәлән, 2022 елның гыйнварында Казан Бөтендөнья Махсус Олимпиаданы кабул итәчәк. Бу вакыйга интеллектуаль үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә, аларның спорттагы уңышларына һәм талантларына игътибар итәргә, инклюзив җәмгыять үсешенә һәм аны гуманлаштыруга булышлык итәргә ярдәм итәчәк.

2022 елда Казан волейбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк шәһәрләрнең берсе булачак, шул ук елны Татарстан башкаласы УЕФА Суперкубогы матчларын сәламләячәк.

Казан халыкара йөзү федерациясе белән хезмәттәшлекне дә дәвам итә, башкала FINA эгидасы астында үтәчәк тагы ике чемпионат үткәрү хокукын отты: 2022 елгы кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты һәм 2025 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты. Шулай ук Европа йөзү лигасы (LEN) эгидасы астындагы спорт чаралары да планлаштырыла: 2021 елгы кыска суда йөзү буенча Европа чемпионаты һәм 2024 елгы су спорт төрләре буенча Европа чемпионаты.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте