Мәскәүнең ир-ат җыелмасы катнаш 4х100 м эстафетасында җиңү яулады

Мәскәүнең ир-ат җыелмасы катнаш 4х100 м эстафетасында җиңү яулады
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанда узучы йөзү буенча Россия җыелмасы ике эстафета белән тәмамланды.

Мәскәүнең ир-ат җыелмасы 3:34.71 нәтиҗәсе белән катнаш 4х100 м эстафетасында җиңү яулады. Команда составында Никита Третьяков, Петр Жихарев, Антон Чупков һәм Владислав Гринев чыгыш ясады.

Мактау пьедесталының икенче баскычына Санкт-Петербург командасы күтәрелде: Максим Фофанов, Андрей Минаков, Владислав Герасименко һәм Александр Щеголев. Алар эстафетаны 3:35.89 эчендә үттеләр.

3:38.02 нәтиҗәсен күрсәткән Татарстан йөзүчеләре исә бронза призер булды, болар – Григорий Тарасевич, Егор Куимов, Эдуард Вәлиәхмәтов, Никита Королев.

Хатын-кызлар арасында катнаш 4х100 м эстафетасында иң көчлеләре булып Санкт-Петербург йөзүчеләре танылды: Александра Урилкина, Влада Егги, Евгения Чикунова һәм Александра Быкова. Аларның вакытлары – 4:06.67.

Икенче урында 4:09.22 нәтиҗәсе белән Новосибирск өлкәсе җыелмасы: Анастасия Дуплинская, Анита Грищенко, Софья Чечулина, Дарья Чечулина.

Өченче урынны исә Хант-Манси – Югра автономияле округы командасы (4:10.03) алды: Елизавета Агапитова, Лада Брагина, Алена Ефимова, Анастасия Гуженкова.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте