РФ спорт министры Олег Матыцин Казанга эшлекле сәфәр белән килде

РФ спорт министры Олег Матыцин Казанга эшлекле сәфәр белән килде
Басылган датасы:

Бүген, 10 сентябрь көнне, Россиянең спорт министры Олег Матыцин Казанга эшлекле сәфәр белән килде. Үзенең визиты кысаларында ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Яклар төбәктә физик культура һәм спорт үсеше, “Демография” милли проектының “Спорт – норма жизни” федераль проектын гамәлгә ашыру, заманча спорт инфраструктурасы үсеше һәм халыкны физкультура белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Үзенең Казанга сәфәре кысаларында Олег Матыцин Казан физкультурачыларына ГТО аерымлылык билгеләре тапшырды. Тантаналы чара “Спорт – норма жизни” дип аталган милли проект кысаларында төзелгән Казанның ачык типтагы яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексында узды. Олег Матыцинны Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Россия футбол берлеге президенты Александр Дюков һәм Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.

Тантаналы шартларда алтын ГТО аерымлылык билгеләрен министр кулыннан 6 кеше алды. Исегезгә төшерәбез, “ГТО” комплексының федераль операторы булып “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО чыгыш ясый. 2015-2020 елларда Татарстанда 51 ГТО сынау үзәкләре эше оештырылды. Биш ел эчендә физик культура һәм спорт хәрәкәтенә республиканың 737 221 яшәүчесе кушылды, алар арасыннан 451 340 кеше ГТО комплексының сынау (тест) нормативларын үтәүдә катнашты. “Готов к труду и обороне” комплексын кертә башлаганнан бирле, ГТО аермлылык билгеләренә 163 353 татарстанлы норматив тапшырды, шулар арасыннан 35 910 кеше – бронза, 59321 кеше – көмеш, 68 122 кеше – алтын аерымлылык билгесенә.

“Без Татарстанга спорт, массакүләм һәм балалар спорты үсешенә игътибары өчен рәхмәтле. Безнең алда 2030 елга Россиянең 70% халкын спорт белән шөгыльләндерү максаты тора. Без “Спорт – норма жизни” федераль проекты гаиләләргә, балаларга спорт белән шөгыльләнү һәм шатлык алу мөмкинлеге бүләк итүенә шатбыз… Әйдәгез, спорт белән шөгыльләник, шатлык өләшик, дуслар булыйк. Спорт безнең уңышыбызның әһәмиятле өлеше булырга тиеш”, – диде Олег Матыцин.

Визит кысаларында Россиянең спорт министры шулай ук үзе Күзәтчелек советы рәисе булган “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО җитәкчелеге белән очрашты. Дирекция башлыгы Максим Денисов Олег Матыцинга оешманың агымдагы проектлары турында җиткерде. Моннан тыш, министр булачак I Бөтенроссия урам уеннарын уздыру объектын – Россиядәге иң зур “УРАМ” экстрим-паркын карады.

Министр шулай ук Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә булды һәм берничә көн элек Казанда узган FISU Volunteer Leaders Academy халыкара белем бирү форумын оештыручылар һәм аның катнашучылары белән очрашу уздырды. Очрашу Татарстан Республикасының Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә үтте.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте

ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча