Казанда узачак Махсус Олимпиаданың визуаль образы өстендә эшләүгә профессиональ дизайнерлык агентлыклары керешә

Казанда узачак Махсус Олимпиаданың визуаль образы өстендә эшләүгә профессиональ дизайнерлык агентлыклары керешә
Басылган датасы:

Казанда 2022 елда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарының визуаль образы өстендә эшләү буенча икенче этап старт алды – беренче этапта җиңү яулаган өч идея проектның визуаль образы нигезенә ятачак.

Визуаль образ өстендә эшләүнең әлеге этабында эшкә профессионаллар – дизайнерлык бюролары, агентлыклар һәм студияләр кушылачак. Алар алдында куелган бурыч түбәндәгедән гыйбарәт – конкурста җиңгән идеяләр нигезендә логотип эшләү, булачак Уеннар өчен визуаль образ концепциясен тәкъдим итү. Авторларга шулай ук түбәндәге элементлар буенча уникаль визуаль чишелешләр эшләргә туры киләчәк: логотип, талисман, фирмалы стиль элементлары, сувенир продукция, тышкы реклама, шәһәрне һәм Уен объектларын бизәү, униформалар өчен визуаль образның адаптацияләре вариантлары.

Казанда үтәчәк Махсус Олимпиада өчен визуаль образ концепциясен сайлаганда конкурс комиссиясе берничә критерийга игътибар итәчәк. Визуаль образ менә нинди булырга тиеш:

– үз эченә Махсус Олимпиада хәрәкәте кыйммәтләрен алырга һәм аларны җәмгыятьтә популярлаштырырга һәм җәелдеререгә;

– спортны дөнья җәмәгатьчелеген берләштерергә һәм аның барлык әгъзаларның талантларын һәм сәләтләрен ачыклау өчен шартлар тудыру коралы буларак алга сөрергә;

– милли һәм мәдәни үзенчәлекләрне, шулай ук заманча рухны чагылдырырга;

– дөнья җәмәгатьчелеге өчен илнең уңай образын һәм аның милли характерын символлаштырырга;

– кызыклы, оригиналь булырга һәм уңай хисләр тудырырга.

Оештыру комитеты катнашучылардан килгән заявкаларны 2020 елның 30 октябренә кадәр кабул итә. Комиссия авторлар тәкъдим иткән концепцияләргә бәя бирәчәк һәм җиңүчене 2020 елның 10 ноябренә кадәр билгеләячәк.

Конкурс комиссиясе составына Garage заманча сәнгать музее директоры Антон Белов, Россия дизайнеры һәм сәнгать җитәкчесе Дмитрий Барбанель, РФ Дәүләт премиясе лауреаты, РФ мәгариф өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, милли дизайн академиясе әгъзасы Александр Лаврентьев, Махсус Олимпиада Илчесе һәм атлеты Татьяна Баранова, шулай ук Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО вәкилләре керде. Комиссияне Россиянең Махсус Олимпиадасы Президенты – Идарә рәисе Ольга Слуцкер җитәкли.

Җиңүче 2022 елда Казанда үтәчәк Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары бренбугының киңәйтелгән версиясен эшләүгә килешү төзү хокукы алачак – анда Уеннар өчен кирәкле визуаль материалларның тулы исемлеге, шулай ук Уеннарга әзерлек кысаларында уздырылачак махсус проектлар – тест чаралары, Махсус Олимпиаданың ут эстафетасы һ.б. өчен визуаль чишелешләр керәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Казанда үтәчәк Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары логотибын ясау буенча конкурсны оештыру тәкъдиме белән Россиянең Махсус Олимпиадасы белән берлектә Россиянең Спорт министрлыгы чыкты. Конкурс оештыручысы булып “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО чыгыш ясады.

Тулырак мәгълүмат һәм катнашу шартлары белән dspkazan.com сайтында түбәндәге сылтама аша танышып була: https://dspkazan.com/downloads/.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте