Казанда үткән Россия чемпионаты нәтиҗәләре: яңа рекордлар һәм Санкт-Петербургның эстафеталардагы триумфы

Казанда үткән Россия чемпионаты нәтиҗәләре: яңа рекордлар һәм Санкт-Петербургның эстафеталардагы триумфы
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты тәмамланды, анда 42 медаль комплекты уйнаттылар. Коронавирус пандемиясе аркасында килеп чыккан озак тәнәфестән соң үткәрелгән беренче турнирларның берсе булган чемпионатта 400 якын спортчы катнашты. Айлар дәвамында стартлар булмауга карамастан, йөзүчеләр лаеклы нәтиҗәләр күрсәтеп кенә калмыйча, яшүсмерләр арасында яңа Россия һәм дөнья рекордлары да куйдылар.

Бөтенроссия йөзү федерациясе (ВФП) президенты Владимир Сальников чемпионат нәтиҗәләрен югары бәяләде. “Чемпионат бик уңышлы узды. Мондагы оештыру дәрәҗәсе һәрвакыт югары, бу алар өчен үзенә күрә бер стандарт. Спортчылар формаларына тиз кайта. Үзләренең бар осталыкларын күрсәтергә әзерлек вакыты җитәрлек булмауга карамастан, без яшүсмерләр арасында Россия һәм дөнья рекордлары күрдек”, – диде ул турнирга нәтиҗә ясап. Ул шулай ук тәҗрибәле йөзүчеләргә көндәшлек тудыручы яшь спортчыларны да билгеләп үтте. “Азарт, спортчыларның җәй көне калдырганнарның барысын да тизрәк кайтару теләген күрдем. Һәм алар моңа ирешәләр дә”, – дип өстәде В.Сальников.

Исегезгә төшерәбез, алты ярыш көне эчендә Су спорт төрләре бассейнында бер генә рекорд куелмады – Россиянеке генә түгел, дөньяныкы да. Шулай итеп, яшүсмерләр арасында Россия рекордларын ярымфиналда 50 метрны брасс белән йөзү дистанциясендә Санкт-Петербург спортчысы Евгения Чикунова, 200 метрны комплекслы стиль белән йөзү дистанциясендә Мәскәү өлкәсе йөзүчесе Анна Чернышева, 200 метрны баттерфляй белән йөзү дистанциясендә Липецк өлкәсеннән килгән Вадим Клименищев, шулай ук катнаш 4х100 м эстафетасында Санкт-Петербург спортчылары куйды. Моннан тыш, Россия рекордлары Брянск өлкәсе вәкиле Илья Бородин (200 һәм 400 метрда комплекслы стиль белән йөзү), Мәскәү йөзүчесе Антона Чупков (100 метрны брасс белән йөзү) исәбендә. Илья Бородин шулай ук 400 метр араны комплекслы стиль белән йөзүдә яшүсмерләр арасында дөнья рекорды да куйды. Яшүсмерләр арасындагы тагы бер дөнья рекордына 100 метрны ирекле стиль белән йөзүдә Андрей Минаков иреште. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, аның 47.57 нәтиҗәсе шулай ук яшүсмерләр арасында Россия һәм Европа рекорды да булып тора.

“Мин Минаков өчен шатландым. Яшүсмерләр арасындагы рекорд ул үзе алдына куйган иң зур максат түгелдер, ләкин алар өчәү, бу минем өчен көтелмәгән хәл булды”, – диде Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты.

Владимир Сальников фикере белән йөзү буенча Россия җыелмасының баш тренеры Сергей Чепик та килешә, ул да тәмамланган турнирның нәтиҗәләренә уңай бәя бирде. “Чемпионат бик шәп үтте! Көндәшлек тудыручы, башкаларны “селкенергә” мәҗбүр итүче яшьләр шатландыра. Олимпиада командасын 25-30% алыштырачак яшь спортчыларның икенче дулкыны күтәрелде”, – дип саный ул.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мактау пьедесталының иң югары баскычына берничә тапкыр күтәрелүчеләр дә булды, болар – 400, 800 һәм 1500 метрда ирекле стиль белән йөзү дистанцияләрендә “алтын” яулаган Мәскәү спортчысы Александр Егоров, Илья Бородин (200 һәм 400 метрда комплекслы йөзү), Евгения Чикунова (50, 100 һәм 200 метрда брасс белән йөзү), Татарстан йөзүчесе Григорий Тарасевич (50, 100 һәм 200 метрда аркада йөзү), Андрей Минаков (100 метрда баттерфляй, 100 метрда ирекле стиль белән йөзү), Мәскәү кызы Дарья Васькина (50 һәм 100 метрда аркада, 50 һәм 100 метрда баттерфляй белән йөзү), Антон Чупков (100 һәм 200 метрда брасс белән йөзү), Анна Чернышева (200 һәм 400 метрда комплекслы йөзү).

Чемпионат эстафеталарында лидерлыкны үз кулларына Санкт-Петербург йөзүчеләре алды, алар нибары ике тапкыр Мәскәү көндәшләренә оттырды.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте