Казанда суга сикерү һәм синхрон йөзү буенча Дөнья сериясе этаплары күчерелә

Казанда суга сикерү һәм синхрон йөзү буенча Дөнья сериясе этаплары күчерелә
Басылган датасы:

Халыкара йөзү федерациясе һәм оештыручыларның уртак карары нигезендә, Казанда уздырылучы суга сикерү буенча Дөнья сериясе этабы һәм синхрон йөзү буенча Дөнья сериясе этабы 2020 елның көзенә күчерелә.

“Коронавирус таралу куркынычына юл куймау өчен, без Казандагы оештыручылар белән берлектә ярышларны күчерү хакында карар кабул иттек. Ярышларны үткәрү вакытында катнашучыларның, оештыручыларның һәм тамашачыларның иминлеге федерация өчен беренче урында”, – дип әлеге карарга комментарий бирде Халыкара йөзү федерациясе Президенты Хулио Маглионе.

Суга сикерү буенча ярышлар сентябрь-октябрь айларына күчерелә. Синхрон йөзү буенча Дөнья сериясе этабын үткәрү сроклары төгәл билгеле түгел. Үткәрү сроклары хакында карар билгеләнгән тәртиптә якын арада кабул ителәчәк.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте