Екатеринбург 2023 Казан 2013 тәҗрибәсен үзләштерә

Екатеринбург 2023 Казан 2013 тәҗрибәсен үзләштерә
Басылган датасы:

Бу көннәрдә 2023 елда Екатеринбургта узачак Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының оештыру комитеты вәкилләре Казанның халыкара спорт чаралары, аерым алганда, Бөтендөнья җәйге Универсиада 2013 тәҗрибәсен өйрәнә.

Ике көн эчендә (27-28 октябрь) алар Универсиада 2013 төп объектларында – Су спорт төрләре сарае, Казан теннис академиясе, Универсиада Авылы, “Баскет-холл”, Үзәк стадион, “Олимп” СК, Гимнастика үзәге, “Буревестник” бассейнында һәм башка объектларда булдылар.

Казанда күргәннәрнең тәэсирләре белән узачак Уеннарның спорт программасы буенча директоры, делегация җитәкчесе Анна Байчибаева уртаклашты. Аның сүзләренә караганда, “Универсиада-2023” башкарма дирекциясе вәкилләре FISU эгидасы астында Кытайда һәм Италиядә узган Универсиадаларга ничек әзерләнгәннәрен инде күзәткәннәр, әмма Казанның әзерлек тәҗрибәсе алар өчен иң файдалысы, чөнки Екатеринбург һәм Казанның уртак яклары күп.

Казанда 2013 елгы Уеннарга төзелгән спорт объектлары саны (ярышлар һәм күнекмәләр 49 объектта үтте, аларның утызы – өр-яңа корылмалар) Екатеринбургта төзергә планлаштырылучы объектлар саныннан күпкә артыграк (барлыгы 31 объект, аларның тугызы махсус Универсиада өчен төзеләчәк).

“Асылда хәзер без проектлаштыру стадиясендә. Бездә төзелүче объектлар экспертизага китә. Проектка карап кына исәпкә алуы авыр булган детальләр бар. Казанда булганнарны үз күзләребез белән күреп, без мөһим сорауларга җаваплар алдык”, – дип билгеләп үтте Анна Байчибаева.

Эшлекле сәфәр белән килүчеләр Универсиада мирасы сорауларына аерым игътибар бирде. Казанның тәҗрибәсен уникаль дип атап булуы сер түгел: объектларның күбесе югары уку йортларына, аларның иң мөһимнәре (Су спорт төрләре үзәге, Теннис академиясе, Гимнастика үзәге, Ишкәкле спорт төрләре үзәге һ.б.) – профильле Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенә тапшырылды. Барлык объектлар да эшли, аларның күбесе спортчылар өчен әзерлек базалары булып тора, моннан тыш, спорт комплексларында гади халык та актив шөгыльләнә.

“Барлык вак-төякләрне дә исәпкә алу, Уеннар узганнан соң, киләчәк вакыт ихтыяҗларын истә тотып, масштаблы уеннар үткәрү өчен кирәкле ихтыяҗларны берләштерү мөһим. Казан зур эш башкара алган! Хәзерге вакытта монда бер спорт объекты да буш тормый. Безнең өчен бу масштаблы планлаштыруның төп нәтиҗәлелек күрсәткече булып тора”, – дип билгеләп узды Анна Байчибаева.

Казан тәҗрибәсе буенча Екатеринбургтагы Универсиада объектларын да югары уку йортларына тапшырачаклар. “Без дә шуңардан башладык: Универсиада – ул студентлар спорты, һәм университетларның спорт базалары үсеше безнең өчен бик мөһим. Екатеринбургтагы Универсиаданы оештыручыларның берсе булган Урал федераль университеты – Урал федераль округының иң зур университеты. Универсиаданың күп кенә объектлары УрФУ территориясендә урнашкан, һәм Универсиада үткәрелгәннән соң бу объектлар университетның спорт базасын тәшкил итәчәк. Бездә әле Физик культура институты да бар, Уеннар үткәргәндә аның спорт залларын да эшкә җәлеп итәчәкбез”, – дип сөйләде Байчибаева.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте