Казандагы FINA Үсеш үзәге яңа спортчыларны каршыларга әзерләнә

Казандагы FINA Үсеш үзәге яңа спортчыларны каршыларга әзерләнә
Төркем:СпортFINA үсеш үзәге
Басылган датасы:

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы һәм FINA Халыкара йөзү федерациясе арасындагы килешү кысаларында якын арада Казанга FINA Үсеш үзәгенең яңа стипендиатлары киләчәк.

FINA карары буенча Казанның халыкара спортчылар командасы Грузия, Нигерия, Гватемала, Әфганстан, Төньяк Македония, Черногория, Руанда, Ангола, Гана, Таҗикстан, Албания, Колумбия, Венесуэла, Литва һәм Кубадан килгән 13 йөзүче һәм 7 суга сикерүче белән тулыланырга тиеш.

Спортчылар ел дәвамында FINA Үсеш үзәге тренерлары җитәкчелеге астында шөгыльләнер дип планлаштырыла.

Үзәкнең максаты – спортчыларның потенциалын ачу, аларга үз спорт осталыкларын арттыру һәм зур халыкара ярышларда, шул исәптән Олимпия уеннарында катнашу өчен нәтиҗәләрен яхшыртуга юнәлдерелгән күнекмәләр өчен оптималь шартлар тудыру.

Хәзерге вакытта Үзәктә Арина Байкова (Латвия), Бисма Хан (Пакыстан), Давор Петровски (Төньяк Македония) исемле йөзүчеләр һәм суга сикерүче Гомес Варгас (Доминикана Республикасы) шөгыльләнә.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте