Арина Опенышева Россия чемпионатында йөз метрны ирекле стиль белән йөзүдә җиңүгә иреште

Арина Опенышева Россия чемпионатында йөз метрны ирекле стиль белән йөзүдә җиңүгә иреште
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Красноярск краен тәкъдим итүче Арина Опенышева Россия чемпионатының өченче ярыш көнендә алтын медаль яулады. Ул 100 метр араны ирекле стиль белән 54.67 эчендә йөзеп үтте.

Чыгыштан соң спортчы ул катнашкан соңгы старттан соң елга якын вакыт узуын, алай да бүген яхшы чыгыш күрсәтә алуын билгеләп узды. Арина Опенышева сүзләренә караганда, әлеге чемпионат аның өчен киләсе елның апрелендә үтәчәк төп старт алдыннан сынау этабы булып тора, ул хаталарны күрергә һәм ниләр төзәтергә кирәклеген ачыкларга ярдәм итәчәк.

Дистанциядә финишка икенче булып Төмән өлкәсе спортчысы Елизавета Клеванович (54.78) килде. Призерлар өчлегенә шулай ук Новосибирск өлкәсеннән килгән Екатерина Никонова да (54.88) керде.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте