Антон Чупков Казанда үтүче чемпионатта 200 метрны брасс белән йөзүдә “алтын” яулады

Антон Чупков Казанда үтүче чемпионатта 200 метрны брасс белән йөзүдә “алтын” яулады
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Бүген Казанның Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча Россия чемпионатының чираттагы медаль комплектларын уйнаттылар. 200 метр араны брасс белән йөзүдә алтын медальгә Мәскәү спортчысы Антон Чупков лаек булды, ул дистанцияне 2:07.32 эчендә үтте.

Спортчы үзенең чыгышы белән канәгать калган: “Бу лаеклы нәтиҗә дип саныйм, чөнки мондый стартлар ел буе булмады”. Антон Чупков сүзләренә караганда, спортчыларның нәтиҗәләре алга таба яхшырырга тиеш. “Барысы да тырыша дип уйлыйм, хәзер булмаса, яз көне, сайлап алу турларында алар яхшы нәтиҗә күрсәтәчәкләр”, – дип ышана спортчы.

Икенче урынны Красноярск өлкәсенннән килгән Александр Палатов (2:10.22) алды. Ростов өлкәсе вәкиле Илья Хоменко (2:10.59) бронза призер булды.

Мәскәү кызы Дарья Васькина 50 метр араны баттерфляй белән йөзүдә иң көчлесе булып чыкты – аның нәтиҗәсе 26.25. “Максатым җиңү иде. Башта күз чите белән генә як-ягыма караштыргалап алдым, аннары ярты корпуска алда икәнемне аңлагач, темпымны арттырдым”, – дип сөйләде спортчы үз чыгышы хакында. “Бу минем төп дистанциям түгел, кайчандыр “дельфин” булып йөзгән идем анысы, тик хәзер ул ысул онытылды инде. Ниләр эшли беләм, шуны эшләргә тырыштым. Килеп чыкты”, – дип билгеләп үтте Дарья Васькина.

Пьедесталның икенче баскычына Новосибирск өлкәсе спортчысы Анита Грищенко (26.44), өченчесенә Санкт-Петербург йөзүчесе Дарья Татаринова (26.57) менде.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте