Антон Чупков 100 метрны брасс белән йөзүдә Россия рекордын яңартты

Антон Чупков 100 метрны брасс белән йөзүдә Россия рекордын яңартты
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Бүген, кичә Казанда старт алган йөзү буенча Россия чемпионатында илнең тагын бер рекордын яңарттылар – бу юлы 100 метр араны брасс белән йөзү дистанциясендә. Мәскәү спортчысы Антон Чупков 100 метр араны 58.83 вакыт эчендә брасс белән йөзеп, җиңү яулады. Элеккеге рекорд – 58.94 – шулай ук Казанда, 2019 елның ноябрендә куелган иде, һәм аңа да ул ирешкән иде.

“Минем моны беренче тапкыр гына әйтүем түгел: Казан – илдә генә түгел, ә дөньядагы иң яхшы йөзү шәһәре, Россия спортчылары да, чит ил спортчылары да биредә чыгыш ясарга яраталар, аларга Казан ошый. Туган шәһәремдә “Олимпийский”ны япканнан бирле, бу минем иң яраткан бассейным”, – дип белдерде чемпион.

Өч атна элек Антон Чупков Россия Кубогында чыгыш ясаган иде. “Ул вакытта нәтиҗәм бер секундка начаррак иде, хәзер аңардан котыла алдым. Күңелле бонус – рекорд һәм шәхси яхшыртылган нәтиҗә, – дип билгеләп үтте спортчы. – Моңа карамастан, өстендә эшләрлек нәрсәләр бар әле, старттан стартка яхшырак чыгыш ясарга тырышачакбыз”. Чемпионатта ул шулай ук 200 м дистанциясендә стартка чыгарга ниятли.

Антон Чупков өчен бу чемпионат әлеге сезонда соңгы старт, моннан соң ул киләсе елга әзерләнәчәк. “Соңгы 5 айда без стартларсыз гына күнекмәләр ясадык, мондый тәҗрибә бар, барысын да үтеп, яхшы нәтиҗәгә ирешә алырбыз дип уйлыйм”, – дип ышана ул.

100 метр араны брасс белән йөзү дистанциясендә икенче урынны Ростов өлкәсе спортчысы Илья Хоменко (59.84) алды. Бронза медальгә исә Красноярск крае егете Александр Палатов (59.89) ия булды.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте