Анна Чернышева Россия чемпионатының беренче көнендә 400 метр араны комплекслы йөзү дистанциясендә “алтын” яулады

Анна Чернышева Россия чемпионатының беренче көнендә 400 метр араны комплекслы йөзү дистанциясендә “алтын” яулады
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Бүген Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты старт алды, Су спорт төрләре сараенда беренче медаль комплектларын уйнаттылар.

400 метр араны ирекле стиль белән йөзүдә Мәскәүдән килгән Александр Егоров җиңде. Аның нәтиҗәсе – 3:47.50. “Бик кызыклы йөзү булды бу, мин дистанцияне үткәндә бераз каушабрак киттем дисәм дә була, чөнки егетләр белән соңгы метрларда көрәшүе кызык иде. Соңга кадәр егетләр мине куып җитәрләр һәм узып китәрләр дип уйладым, – дип билгеләп узды Россия чемпионы. – Башта көндәшләрне узып китәргә, яхшы нәтиҗә күрсәтергә дигән фикерләр генә иде. Ләкин беренче чиратта үзеңне җиңәргә кирәк – син үзеңнең төп көндәшең”.

Икенче булып тагы бер Мәскәү спортчысы Даниил Шаталов (3:48.28) килде. Бронза медаль дистанцияне 3:48.31 вакыт эчендә үткән Санкт-Петербург егете Антон Никитинда.

400 метр араны комплекслы йөзү дистанциясендә алтын медальне 4:47.67 нәтиҗәсе белән Мәскәү өлкәсен тәкъдим итүче Анна Чернышева яулады. “Гомумән алганда, нәтиҗә белән канәгать, хаталар бар инде – алардан башка булмый, өстендә эшләрлек әйберләр җитәрлек. Тренерны әлегә күрмәдем, башта котлар, аннары йөзүемне җентекләп тикшерербез дип уйлыйм, – дип билгеләп үтте Анна Чернышева чыгыш ясаганнан соң. – Төп максат – җиңү һәм бүгенге көнгә иң яхшы нәтиҗәне күрсәтү иде”. Спортчы шулай ук соңгы айлары ничек узганын сөйләде: “Сезон башланды гына әле, без ике ай йөзмәдек. Коры җирдә күнекмәләр ясадык, Skype буенча эшләдек, йөгердек, ничек тә булса формабызны югалтмаска тырыштык. Безгә һәрвакыт су җитмәде, чөнки йөзүчеләр – ул су. Әлегә күнекмәләр ясыйбыз, апрельгә, Олимпиада һәм Европа чемпионатына сайлап алу турларына әзерләнәбез”.

Икенче булып финишка Пенза өлкәсе спортчысы Ирина Кривоногова килде (4:48.80). “Авыррак булды, шул исәптән эмоциональ яктан да, чөнки бик озак вакыт стартлар булмады, 7 ай тирәсе. Ә монда стартка чыккач начар йөзәргә курыктык. Барысы да килеп чыкмады, – дип уртаклашты фиништан соң үз кичерешләре белән Ирина Кривоногова. – Бик озак йөзмәдем, 2 айлап бардыр. Аннары җыеннар булды, әзерләнергә тырыштык”. Алда спортчыны 200 метр араны комлекслы һәм кроль стиле белән йөзү, 100 метр араны баттерфляй белән йөзү көтә.

Призерлар өчлеген Краснодар крае йөзүчесе Анастасия Сорокина япты (4:51.27).

Моннан тыш, ярышларның беренче көнендә 50 метр араны брасс белән йөзү дистанциясенең ярымфиналында яшүсмерләр арасында Россия рекорды куелды – 30.81 – аңа Евгения Чикунова (Санкт-Петербург) иреште. Элеккеге рекордны – 31 секунд  – Юлия Ефимова куйган иде һәм ул 2008 елда теркәлде.

“Мин 50 метрны брасс белән йөзүгә бик нык әзерләнмим, минем төп дистанциям – 200 метр араны брасс белән йөзү. Иртән 31.65 нәтиҗәсе белән йөзеп үттем, бу минем иң яхшы нәтиҗәмә якын. Ул вакытта, бәлки, Россиянең яшүсмерләр рекордына ирешеп булыр дип уйладым, чөнки кич белән йөзүе җиңелрәк. Нәкъ шулай булды да, – дип сөйләде Евгения Чикунова. – Мин җиңел генә “очып үттем”, үземнең иң яхшы нәтиҗәмне 0.40 секундка яхшырттым, бу “иллелек” өчен күп”.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте