Александр Егоров 800 метрны ирекле стиль белән йөзүдә Россия чемпионы булды

Александр Егоров 800 метрны ирекле стиль белән йөзүдә Россия чемпионы булды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Бүген Казанда узучы йөзү буенча Россия чемпионатында 800 метр араны ирекле стиль белән йөзүдә медальләр комплекты уйнаттылар. Дистанциядә иң көчлесе булып 7:54.63 нәтиҗәсен күрсәткән Мәскәү йөзүчесе Александр Егоров танылды.

Санкт-Петербургтан килгән Антон Никитин (7:57.29) көмеш призер булды. “Бронзаны” Ханты-Манси – Югра автономияле округын тәкъдим итүче Ярослав Потапов (7:59.21) яулады.

Ярыш көне 4х100 метр араны ирекле стиль белән йөзүдә катнаш эстафета белән тәмамланды. Иң яхшы нәтиҗәне – 3:27.35 – Санкт-Петербург йөзүчеләре күрсәтте, алар яшүсмерләр арасында яңа Россия рекорды куйдылар. Алдагы рекордка ил җыелмасы 2017 елда Будапештта ирешкән иде.

Санкт-Петербург җыелмасы составында Александр Щеголев, Дарья Татаринова, Андрей Минаков һәм Александра Быкова чыгыш ясады.

Финишка икенче булып Новосибирск өлкәсе (3:29.89) спортчылары килде: Даниил Марков, Дарья Трофимова, Максим Абловацкий һәм Екатерина Никонова.

Өченче урында 3:29.96 нәтиҗәсе белән Мәскәү җыелмасы: Даниил Шаталов, Варвара Чемисова, Владислав Гринев һәм Елизавета Сусорова.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте