Александр Егоров 1500 метрны ирекле стиль белән йөзүдә Россия чемпионы булды

Александр Егоров 1500 метрны ирекле стиль белән йөзүдә Россия чемпионы булды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Бүген Казанның Су спорт төрләре сараенда узучы Россия чемпионатында Мәскәү спортчысы Александр Егоров алтын медаль яулады. 1500 метрлы дистанцияне ул 15:06.66 вакыт эчендә үтте.   

“Монда килеп, җиңү яулавыма мин бик шат, – дип уртаклашты чемпион үз кичерешләре белән. – 1500 м – бик авыр дистанция, кемнең ихтыяры көчлерәк, шул җиңә дисәк тә була. Ярты дистанцияне үткәч арасың, авыр була, ләкин түзәргә кирәк, алда әле әллә ничә метр бар, һәм бу психикага басым ясый. Ләкин акыл белән түзгән кеше физик яктан да түзә. Күбрәк эшләргә, спринтка әзерләнергә кирәк”.

Икенче булып финишка Санкт-Петербург йөзүчесе Кирилл Мартынычев (15:07.53) килде. Өченче урын Татарстан вәкиле Эрнест Мәкъсүмовта (15:17.53).

Хатын-кызлар арасында 100 метр араны баттерфляй белән йөзүдә Мәскәүдән килгән Дарья Васькина җиңде, ул дистанцияне 58.63 эчендә йөзеп үтте.

Фиништан соң Дарья Васькина алтын медаль көтмәгәнлеген әйтте. “Әлбәттә, мин бу хакта хыялландым. Куелган ныклы хезмәт ярдәмендә бар да килеп чыкты”, – дип белдерде ул. “Тулаем алганда, чемпионат минем өчен уңышлы, ләкин, мисал өчен, секундлар мин теләгәнчә түгел, – дип бәяләде ул турнирдагы үз чыгышын. – Алга таба йөзәчәкбез, нәтиҗәләрне яхшыртачакбыз”.

Воронеж өлкәсе спортчысы Дарья Клепикова (58.75) көмеш призер булды. Җиңүчеләр өчлеген Кемерово өлкәсе кызы Александра Сабитова (59.25) япты.

50 метрны ирекле стиль белән йөзү дистанциясендә иң яхшысы булып Төмән өлкәсе спортчысы Елизавета Клеванович (25.15) танылды. “Үз максатымны үтәдем. 25 секундтан кимрәккә йөзәргә теләгән идем, үз өстемдәге эшне дәвам итәрмен инде – стартлар, борылышлар өстендә. Тулаем алганда, үз чыгышымны 5 баллдан дүрткә бәялим”, – дип билгеләп үтте Елизавета Клеванович. “Карантиннан соң психологик яктан үз-үзеңне кулга алуы авыррак иде, ахырга таба ияләштем инде, хәзер бар да яхшы”, – дип өстәде спортчы.

“Көмеш” Новосибирск өлкәсе вәкиле Екатерина Никоновада (25.26). Санкт-Петербургтан килгән Дарья Татаринова (25.33) исә бронза призер булды.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте