Авыр атлетика буенча Европа чемпионаты

Авыр атлетика буенча Европа чемпионаты
Дата:

Казанда 2011 елның 8 нче апреленнән 17сенә кадәр зур спорт вакыйгасы – авыр атлетика буенча Европа чемпионаты узды. Аны оештыручылар буларак Халыкара һәм Европа авыр атлетика федерацияләре, РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Россия авыр атлетика федерациясе һәм “Казан 2013” башкарма дирекциясе” КБАО чыгыш ясадылар.

Чемпионат турында

Чемпионат ир-атлар өчен туксанынчысы, ә хатын-кызлар өчен егерме дүртенчесе булды. Авыр атлетика буенча ир-атлар арасындагы беренче Европа чемпионаты 1896 елда Роттердам (Нидерланд) шәһәрендә узган, анда чемпион титулына немец Ханс Бек ия булган. 92 елдан соң Сан-Маринода хатын-кызларның дебют Европа чемпионаты уза.

Советлар Союзы Европаның иң яхшы авыр атлетларын үзендә дүрт тапкыр кабул итә. 1964, 1975 һәм 1983 елларда Европа чемпионаты Мәскәүдә уза, 1968 елда турнир Ленинград (хәзер Санкт-Петербург) шәһәрендә узган.  1997 елга кадәр ир-атлар һәм хатын-кызлар чемпионатлары аерым уздырыла. Беренче “берләштерелгән” Европа чемпионаты 1998 елда немецларның Риза шәһәрендә уздырылды.

Казанда 2011 елда узган Европа чемпионатында медальләрнең 19 комплекты уйнатылды. Аларның 15е — шәхси, икесе — команда ярышларыныкы, шулай ук тагын ике комплект аерым казанышлар һәм рекордлар өчен каралган иде.

Фотолар