Байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча студентлар арасындагы бөтенроссия ярышлары

Байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча студентлар арасындагы бөтенроссия ярышлары
Дата:

Байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча студентлар арасындагы бөтенроссия ярышлары Ишкәкле спорт төрләре сараенда 22 нче июньнән 26сына кадәр узды. Чемпионатны оештыручылар ролендә РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Россия студентлар спорт союзы, Байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча бөтенроссия федерациясе, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм “Казан 2013” башкарма дирекциясе” КБАО чыгыш ясадылар.

Турнир турында

Ярышлар байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча Россия студентлар спорт союзы чемпионатына тәңгәлләштерелгән иде. Турнир кысаларында 12 дисциплинадагы ярышлар узды.

Ярышларда катнашуга 2 нче спорт разрядыннан түбән булмаган квалификациядәге спортчылар кертелде: югары профессиональ белем бирү учреждениеләрендә көндезге бүлектә укучы студентлар; дәүләт үрнәгендәге дипломнарын ярышлар уздырылу елы алдыннан гына алган югары уку йортларын тәмамлаучылар.

Шәхси беренчелек программаның һәр номерында билгеләнде. Үз чиратында команда беренчелеге команда әгъзаларының 2 финал ярышларында җыйган очколарының иң күп суммасы буенча ачыкланды. Программаның һәр төрендә ялгыз ярышлардагы 2 иң яхшы нәтиҗә һәм экипаждагы 1 иң яхшы нәтиҗә исәпләнде. Очколар алынган урынга карап бирелде.

Фотолар