Өстәл теннисы буенча Европа чемпионаты

Өстәл теннисы буенча Европа чемпионаты
Дата:

Татарстан башкаласында 23 нче июньнән 26сына кадәр университетлар арасында өстәл теннисы буенча дүртенче Европа чемпионаты узды.

Чемпионат турында

Чемпионат Казанның Спорт сарае базасында узды, анда Польша, Бөекбритания, Германия, Швейцария, Төркия, Португалия, Кипр һәм Россиядән булган студент-спортчылар көч сынаштылар. Аерым алганда Казанда узган чемпионатта Кембридж, Женева, Ноттингем, Жешув, Майнц һәм башка университетлар тәкъдим ителде. Россия югары уку йортлары данын исә Оренбург, Мәскәү дәүләт транспорт һәм Россия дәүләт гуманитар университетлары яклады. Татарстан Республикасын Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары тәкъдим итте.

Чемпионатның ачылыш тантанасы 23 нче июньдә узды. Беренчелек үзе исә Казанда “Сотворение Мира” халыкара музыка фестивале узган көндә – 26 нчы июньдә тәмамланды. Анда барлык спортчылар да чакырылган иде.

Инде билгеле булганча, өстәл теннисы Казанда 2013 елда узган Универсиада программасына кертелгән иде. Өстәл теннисы буенча университетлар арасындагы дүртенче Европа чемпионаты – Россиядә спортның бу төре буенча узган зур халыкара чараларның беренчесе генә түгел. 2011 елның маенда Мәскәүдә өстәл теннисы буенча дөнья беренчелеге узды.