Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты
Дата:

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты 2022 елның 19 – 21 апрель көннәрендә Су спорт төрләре сараенда (С.Хәким урамы, 70 нче йорт) узачак. Турнирда илебезнең 15 яшьтән олырак булган иң көчле спортчылары катнашачак.

Чемпионат хакында

Казан шәһәре синхрон йөзү буенча Россия чемпионатын җиденче тапкыр кабул итә. Элегрәк ярышлар Татарстан башкаласында 20132014201820192020 һәм 2021 елларда үткәрелде.

Чемпионатның максатлары – Россия җыелма командасын формалаштыру өчен иң көчле спортчыларны ачыклау һәм халыкара спорт ярышларында катнашу өчен илнең спорт резервын әзерләү, синхрон йөзүне популярлаштыру.

Чемпионатның өч көнлек программасы үз эченә техник һәм ирекле программалар буенча ярышларны (соло, дуэт, катнаш дуэт, төркем) һәм комби программасы белән акробатик төркемне ала.

Чемпионатны Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО, Россиянең синхрон йөзү федерациясе һәм Татарстан Республикасының синхрон йөзү федерациясе оештырачак.

Документы

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 175.66 KB Ярышлар программасы