Студентлар белем бирү форумы: Мин – ирекле ярдәмче

Студентлар белем бирү форумы: Мин – ирекле ярдәмче
Дата:

Татарстан Республикасының Югары Ослан районында 15 нче августтан алып 30ына кадәр  ел саен уздырыла торган V Студентлар белем бирү форумы- 2018 узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән булган югары уку йортлары һәм махсус белем бирүче уку йортларыннан 2500 студентлар һәм абитуриентлар катнашты.

Форум турында

Студентлар белем бирү форумы – Татарстан студентларының флагман проекты. Ул Татарстан Республикасы Президенты яклавы астында 2014 елдан башлап уздырыла. Форум  – аралашу һәм идеяләр алмашу өчен каралган ачык мәйдан. Биредә һәр катнашучы үз эшләренең осталары һәм лидерларыннан заманча белемнәр ала, командалар һәм проектлар белән идарә итү осталыгына өйрәнә,спорт һәм мәдәни-массакүләм чараларда катнаша.

Форум “Студентлар үзидарәсе СПО 2.0” (15-19 август), “Мин – ирекле ярдәмче” (21-25 август)  һәм “Студент яшьләрнең карьера траекторияләре” (26-30 август) дип исемләнгән өч смена форматында уздырылды.

Форумның спикерлары эшкуарлар, сәясәтчеләр, Татарстан Республикасының һәм Россиянең җәмәгать эшлеклеләре иде. Кунаклар мастер-класслар уздырдылар, лекцияләр укыдылар, ачык очрашулар, дискуссия кичәләре, шулай ук авторлык тренинглары да уздырдылар. Белем бирү өлешеннән тыш мәдәни программа да каралган иде: спорт ярышлары, мавыктыргыч квестлар, чакырылган йолдызлар катнашындагы фестивальләр һәм концертлар яшьләрнең күңеленә бик хуш килде.

Форумны оештыручылар сыйфатында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә “Татарстан Республикасы студентлар лигасы” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы чыгыш ясады.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Казанда 2013 елда уздырылган Универсиадага һәм Уеннарның төп мирасы буларак волонтерлык хәрәкәтенә 5 ел тулуга багышланган “Мин-ирекле ярдәмче” форумының икенче сменасын (21 нче августтан 25енә кадәр) оештыруда катнашты.