Йөзү буенча (25 м) 2016 елдагы Россия чемпионаты

Йөзү буенча (25 м) 2016 елдагы Россия чемпионаты
Дата:

Йөзү буенча (25 метр) Россия чемпионаты Казанның Су спорт төрләре сараенда (Сибгать Хәким ур., 70 йорт) 2016 елның 5 нче ноябреннән 9ына кадәр узды.

Турнир турында

Ярышларда илнең 66 төбәгеннән 588 спортчы катнашты, алар арасында милли җыелма команда лидерлары: Олимпия уеннары призерлары Антон Чупков, Евгений Рылов, Никита Лобинцев, Евгений Лагунов, Михаил Полищук, дөнья һәм Европа чемпионнары һәм призерлары Станислав Донец, Олег Тихобаев, Никита Коновалов, Николай Скворцов, Кирилл Пригода, Вячеслав Синькевич, Евгений Седов, Александр Красных, Вероника Попова, Дарья Устинова һәм илнең күп кенә башка көчле спортчылары бар иде. Чемпионатта 45 судья эшләде.

Биш көн дәвамында илнең иң яхшы спортчылары 46 дисциплинада медальләр өчен көрәштеләр. Ярышларның максаты – 2016 елда Виндзор шәһәрендә (Канада) узачак йөзү буенча (25 метр) дөнья чемпионатында катнашу өчен Россия җыелма командасы составын әзерләү һәм формалаштыру иде.

Ярышларның нәтиҗәләре

Гомумкоманда исәбендә Санкт-Петербург командасы беренче булды: аларның 18 алтын, 11 көмеш һәм 5 бронза медальләре бар. Мәскәү йөзүчеләре икенче – (10-13-7), призлы өчлекне Красноярск крае җыелма командасы япты (3-2-3). Турнир хуҗалары булган Татарстан җыелма командасы исә 4 нче урында (3-0-4).

Документы

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 354.37 KB Ярышлар программасы