Студентлар арасында ату буенча IV дөнья чемпионаты

Студентлар арасында ату буенча IV дөнья чемпионаты
Дата:

Чараны оештыручылар – Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU), Россия студентлар спорты союзы һәм «Казан 2013» Башкарма дирекциясе». Чемпионат дәвамында 34 комплект медаль уйнатылды, аларның 17 есе – шәхси, калган 17 есе – команда ярышларында уйнатылды.

Чемпионат турында

Бәйгедә 500 ләп спортчы катнашты. Ярыш кагыйдәләре буенча, Чемпионатта 18 – 27 яшьлек спортчылар катнашты. Бер ил делегациясе составы 42 спортчыдан артмаска тиеш.

Ату спорты буенча ярышларда спортчылар утлы һәм пневматик коралдан атуда ярышалар. Ядрә белән ату буенча ярышларда катнашучылар тирда утлы коралдан мишеньгә аталар. Стендка ату буенча ярышларда исә спортчылар ачык һавада очып барган мишень-тәлинкәләргә аталар.

Ату дисциплиналарыннан тыш, Казанда узган Дөнья чемпионатында шулай ук Пневматик винтовка, Пневматик пистолет һәм Тиз атучы пистолет дисциплиналары да булды.

Фотолар