Йөзү буенча Россия чемпионаты (25м)

Йөзү буенча Россия чемпионаты (25м)
Дата:

Йөзү буенча Россия чемпионаты (25м) 2019 рәсми бите

Йөзү буенча Россия чемпионаты (25м) 2019 елның 5-10 ноябрь көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда (С.Хәким урамы, 70) узды. Ярышларда сигез йөздән артык спортчы катнашты.

Чемпионат хакында

25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатын Татарстан башкаласы инде алтынчы тапкыр кабул итә. 2019 елда сезонның иң төп милли стартында катнашу өчен бассейн юллыкларына Россиянең иң көчле йөзүчеләре чыкты, алар арасында Олимпия уеннары призерлары – Сергей һәм Анастасия Фесиковлар, Европа һәм дөнья чемпионатлары җиңүчеләре һәм призерлары – Климент Колесников, Владислав Гринев, Александр Красных, Олег Костин, Михаил Вековищев, Мартин Малютин, Григорий Тарасевич, Розалия Насретдинова, Мария Каменева, Вероника Андрусенко, Дарья К. Устинова, Дарья Васькина, Светлана Чимрова һәм башкалар.

Ярышлар 2019 елның 4-8 декабрь көннәрендә Шотландиянең Глазго шәһәрендә узачак йөзү буенча Европа чемпионатына (25 м) сайлап алу туры булды.

25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатын Россия Федерациясе спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО, Бөтенроссия йөзү федерациясе һәм Татарстан Республикасының йөзү федерациясе оештырды.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 119.03 KB Ярышлар программасы