Йөзү буенча Россия чемпионаты

Йөзү буенча Россия чемпионаты
Дата:

2020 елның 25-30 октябрь көннәрендә Казанның Су спорт төрләре сараенда (С.Хәким ур., 70) йөзү буенча Россия чемпионаты узды. Алты көн дәвамында 400 артык спортчы 42 дисциплинада медальләр өчен көрәште.

Чемпионат турында

Милли чемпионатка Россиянең 60 төбәге спортчылары җыелды. Шулай ук ярышларда Казанда урнашкан ФИНА Су спорт төрләрен үстерү үзәге һәм Беларусь спортчылары да катнашты.

Чемпионатны Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО, Бөтенроссия йөзү федерациясе һәм Татарстан Республикасының йөзү федерациясе оештырды.

Ярышларның нәтиҗәләре

Ярышларда катнашучылар алты Россия рекорды куйдылар. Моннан тыш, Санкт-Петербург йөзүчесе Андрей Минаков 100 метр араны ирекле стиль белән йөзүдә яшүсмерләр арасында дөнья рекордын куюга иреште. Аның нәтиҗәсе шулай ук яшүсмерләр арасында Россия һәм Европа рекорды да булып тора. Чемпионат эстафеталарында лидерлыкны үз кулларына Санкт-Петербург йөзүчеләре алды, алар нибары ике тапкыр Мәскәү көндәшләренә оттырды.