Юниорлар арасында Суга сикерү буенча Россия беренчелеге

Юниорлар арасында Суга сикерү буенча Россия беренчелеге
Дата:

2014 елның 20-25 маенда Казанда Су спорт төрләре сараенда (С. Хәким ур., 70 йорт) Юниорлар арасында Суга сикерү буенча Россия беренчелеге узды.

Ярышлар Россиядә суга сикерүне популярлаштыру һәм үстерү, шулай ук 2014 елда Суга сикерү буенча Европа һәм дөнья беренчелегендә катнашу өчен Россия җыелма командасын туплау максатында уздырылды.

Ярышларда 15 төбәктән 170 суга сикерүче катнашты. Гомумкоманда исәбендә беренче урын – Мәскәү командасында, икенче урын – Төньяк башкала вәкилләрендә, өченчесе –Саратов кунакларында. Татарстанлылар турнир таблицасында 8 нче урында булдылар.

Фотолар