Яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча Россия беренчелеге

Яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча Россия беренчелеге
Дата:

Казанда 2013 елның 11 – 17 апрелендә Яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча Россия беренчелеге узды. Россиянең 13 шәһәреннән, ягъни Мәскәү, Санкт-Петербург, Бузулук, Волгоград, Воронеж, Екатеринбург, Пенза, Руза, Электросталь, Саратов, Ставрополь, Тольяти, Чиләбедән 150 спортчы килделәр. Катнашучылар арасында – яшүсмерләр арасында уздырылган дөнья һәм Европа чемпионатлары призерлары һәм җиңүчеләре. Ярышлар вакытында 12 индивидуаль һәм 2 синхрон сикерүдә 20 комплект медаль уйнаттылар. Ярышларга 33 судья хезмәт күрсәттеләр.

Беренчелек Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада өчен махсус төзелгән уникаль спорт комплексы – Су спорт төрләре сараенда узды.