Кадетлар арасында фехтовкалау буенча Россия беренчелеге

Кадетлар арасында фехтовкалау буенча Россия беренчелеге
Дата:

Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә (Җәүдәт Фәйзи ур., 2а йорт) 2019 елның 6 нчы февраленнән 13енә кадәр 18 яшькә кадәрге кадетлар арасында фехтовкалау буенча Россия беренчелеге узды.

Беренчелек турында

Ярышларда Россия Федерациясенең 40тан артык төбәгеннән 1000нән артык спортчы катнашты. Беренчелеккә 35 судья бәя бирде.

Турнир коралның рапира, шпага һәм кылыч кебек өч төре буенча узды. Индивидуаль һәм команда исәпләрендә медальләрнең 12 комплекты уйнатылды.

Беренчелекнең максаты – Россия төбәкләрендә фехтовкалауны популярлаштыру, яшь спортчыларның осталык дәрәҗәләрен арттыру, шулай ук халыкара ярышларда катнашу өчен спорт резервын әзерләү.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 269.32 KB Ярышлар программасы