“Мастерс” категориясендә йөзү буенча Россия чемпионаты

“Мастерс” категориясендә йөзү буенча Россия чемпионаты
Дата:

2015 елның 17 апреленнән 19 апреленә кадәр Казанның Су спорт төрләре сараенда (ССТС) «Мастерс» категориясендә йөзү буенча Россия чемпионаты узды.

Ярышлар Халыкара йөзү федерациясенең (ФИНА) «Мастерс» категориясе өчен кагыйдәләре нигезендә шәхси беренчелек сыйфатында уздырыла. Ярышларга 25 яшьтән яшьрәк булмаган затлар гына кертелә.

Һәр катнашучы программаның 5 (биш) шәхси номерыннан артык старт ала алмый, шулай ук алар бер көндә 2 (ике) номердан артырга тиеш түгел (эстафеталарда катнашуны исәпкә кертмичә).

Фотолар