Регби-7 буенча хатын-кыз командалары арасында 2018 елгы Европа чемпионаты этабы (Гран-При сериясе)

Регби-7 буенча хатын-кыз командалары арасында 2018 елгы Европа чемпионаты этабы (Гран-При сериясе)
Дата:

2018 елның 1-2 сентябрендә Үзәк стадионда (Ташаяк урамы, 2а йорты) регби-7 буенча хатын-кыз командалары арасында регби-7 буенча Европа Гран-при сериясенең икенче этабы узды. Европаның иң көчле хатын-кызлар җыелма командалары Татарстан башкаласына чемпион тутилы өчен көрәшергә җыелдылар. Турнирда 6 халыкара һәм 20 милли рефери эшләде.

Турнир турында

Казан хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Гран-при сериясе этабын үз тарихында дүртенче тапкыр кабул итте. Турнирлар Татарстан башкаласында моңа кадәр 2015, 2016 һәм 2017 елларда кабул ителгән иде инде.

 

Басылган датасы: Төркем: Сюжетлар
Видео вакыты: 00:00

2018 елдагы Европа чемпионатының икенче этабында континентның 12 иленнән: Россия, Франция, Шотландия, Германия, Испания, Польша, Уэльс, Бельгия, Англия, Ирландия, Италия, Португалиядән булган командалар катнашты. Европа Гран-при сериясенең беренче этабы июнь ахырында- июль башында Франциядә узган иде. Анда турнир хуҗалары җиңеп чыкты. Россия җыелма командасы икенче урынны алды. Хәзерге вакытта нәкъ менә шушы ике команда континентта иң яхшылары исеменә дәгъва белдерүчеләр булып торалар.

Турнирны оештыручылар буларак Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Россия регби федерациясе һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы чыгыш ясый.

Ярышларның нәтиҗәләре 

Россия җыелма командасы хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Гран-при сериясенең икенче этабы чемпионнары булды. Франция җыелма командасы “көмеш” медаль, Шотландия җыелма командасы регбичылары “бронза” медаль алдылар.

Басылган датасы: Төркем: Роликлар
Видео вакыты: 00:00

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 359.27 KB Ярышлар программасы