“Мастерс” категориясендә йөзү буенча Россия XXIV Ачык Кубогы

“Мастерс” категориясендә йөзү буенча Россия XXIV Ачык Кубогы
Дата:

“Мастерс” категориясендә йөзү буенча Россия XXIV Ачык Кубогы “Буревестник” спорт комплексында (Универсиада Авылы, 33 йорт) 2017 елның 24 нче ноябреннән 26 сына кадәр узды. Ярышларга 2000нән артык катнашучы килде.

Кубок турында

Турнир “Мастерс” йөзү федерациясе канаты астында ел саен уздырыла. Ярышларда 25 яшьтән алып 95 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге йөзүчеләр катнаша. 25 яшькә җитмәгән спортчылар бары тик конкурстан тыш кына чыгыш ясый алалар.

Кубок “Мастерс” категориясендә йөзүне популярлаштыру, сәламәт тормыш рәвеше алып баруны һәм актив озын гомерне алга этәрү, шулай ук Россиянең һәм дөньяның башка илләренең спорт йөзүе клублары һәм спортчылары арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан уздырыла.

Ярышлар Халыкара йөзү федерациясенең (FINA)  “Мастерс” категориясе өчен каралган кагыйдәләре нигезендә уза. Турнир кысаларында клублар төп трофей – күчмә кубокны кулга төшерү өчен ярышалар. 2 нче урыннан алып 6 нчы урынга кадәр алган клублар кече кубоклар белән бүләкләнәләр.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 369.74 KB Ярышлар программасы