Яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча 2016 елдагы дөнья беренчелеге

Яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча 2016 елдагы дөнья беренчелеге
Дата:

Казанның Су спорт төрләре сараенда (Сибгать Хәким ур, 70 йорт) 2016 елның 28 нче ноябреннән 4 нче декабрьгә кадәр яшүсмерләр арасында Суга сикерү буенча дөнья беренчелеге узды.

Турнир турында

Казанда узган ярышларда 34 илдән 200ләп яшь суга сикерүче катнашты. Спортчыларның чыгышларына 30 халыкара судья бәя бирде.

Ярышларда барлыгы медальләрнең 15 комплекты уйнатылды. Җиде көн дәвамында бар дөньядан җыелган иң яхшы яшь суга сикерүчеләр “А” (16-18 яшьлекләр) һәм “Б” (14-15 яшьлекләр) төркемнәрендә ярыштылар.

Яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча иң беренче дөнья беренчелеге 1977 елда оештырылган. Турнир шуннан бирле һәр ике ел саен уздырыла һәм яшь спортчыларның мөмкинлекләрен ачу һәм спортның әлеге төрендә яңа талантларны ачыклау мөмкинлеген бирә.

Ярышларның нәтиҗәләре

Турнир медальләре саны буенча беренче урында Кытай спортчылары. Ярышлар барган атна дәвамында алар барлыгы 7 алтын, 4 көмеш һәм 3 бронза медаль алдылар. Икенче урында – Россия суга сикерүчеләре, алар исәбендә  өч “алтын”, өч “көмеш” һәм дүрт “бронза. Британия җыелма командасы Казаннан ике алтын, бер көмеш һәм ике бронза медаль белән китә.