ТР баскетбол федерациясе президенты Г.Е.Ветров истәлегенә баскетбол буенча II Халыкара “Спорт башкаласы” турниры

ТР баскетбол федерациясе президенты Г.Е.Ветров истәлегенә баскетбол буенча II Халыкара “Спорт башкаласы” турниры
Дата:

7-11 сентябрьдә “КАИ ОЛИМП” мәдәни-спорт комплексы (Казан шәһәре, Чистай ур., 65) Татарстан Республикасының баскетбол федерациясе президенты Г.Е.Ветров истәлегенә 2003 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында баскетбол буенча II Халыкара “Спорт башкаласы” турнирын кабул итте. Казанга Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм төбәкләреннән, Казахстаннан һәм Эстониядән 6 ир-ат һәм 6 хатын-кыз командасы килде. Ярышларга керү ирекле иде.

Турнир хакында

Беренчелек күренекле физик культура һәм спорт эшлеклесе, республикада балалар-яшүсмерләр һәм студентлар баскетболы үсеше өлкәсенә зур өлеш керткән Татарстан Республикасының баскетбол федерациясе президенты Геннадий Евгеньевич Ветров истәлегенә багышланган.

Былтыргы турнирда ир-ат командалары арасындагы киеренке көрәштә Казахстаннан килгән кунаклар – “Барсы-Атырау” командасы җиңү яулады, алар биш уенның бары берсендә генә, хуҗаларга оттырдылар. Хатын-кызлар турнирында Курск шәһәре командасы “Динамо-Фарм” баскетболчылары биш уенда да җиңү яулап, беренче урынга чыктылар.

Турнир максаты – Татарстан Республикасында баскетболны популярлаштыру һәм үстерү, башка илләрдән килгән спортчылар белән дуслыкны, халыкара элемтәләрне ныгыту, шулай ук яшүсмерләр баскетболында яшь талантларны ачыклау өчен лаеклы мәйданчык булдыру.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 790.22 KB Ярышлар программасы