“Филадельфия Флайерз” һәм Татарстан Республикасы хоккей командалары ветераннары арасында иптәшләрчә матч

“Филадельфия Флайерз” һәм Татарстан Республикасы хоккей командалары ветераннары арасында иптәшләрчә матч
Дата:

15 нче февральдә Казанның Спорт сараенда (Мәскәү ур., 1 йорт) дөнья хоккее легендалары – “Филадельфия Флайерз” профессиональ хоккей клубы һәм Татарстан Республикасы җылма командасы уенчылары арасында иптәшләрчә матч узды.

Матч турында

Татарстан җыелма командасына бозда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итте. Җиңү өчен көрәштә аның белән бергә Алексей Чупин, Дмитрий Балмин, Кирилл Голубев, Евгений Захаров, “Ак Барс”ның башка ветераннары катнаштылар. “Филадельфия” составында исә бозга Скотт Макферсон, Эл Секорд, Боб Капентер, Андрей Николишин, Алексей Яшин һәм башка йолдызлар чыкты.

Ярышларның нәтиҗәләре

Киеренке матчта Татарстан җыелма командасы “Филадельфия Флайерз” командасын җиңүгә иреште. Командалар 7:6 исәбенә уйнадылар. Очрашу җиңүчесе буллитлар сериясендә ачыкланды.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 357.56 KB Командалар составы
Фотолар