“Future Skills” халыкара белем бирү форумы

“Future Skills” халыкара белем бирү форумы
Дата:

Казанда 2015 елның 22 нче һәм 23 нче май көннәрендә үткән WorldSkills Russia Һөнәри осталык буенча III милли чемпионатының эшлекле программасы кысаларында“Future Skills” халыкара белем бирү форумы узды.

Форум турында

Форум “Ворлдскиллс Россия” (WorldSkills Russia) союзы белән берлектә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә оештырылды. “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО форумны оештыру эшләрен гамәлгә ашыручы буларак чыгыш ясады.

Форумның максаты – технологик һәм социаль үзгәртеп корулар шартларында икътисад һәм сәнәгать өлкәсендә һөнәри осталык-күнекмәләрдә туачак ихтыяҗларны өйрәнү, эшче кадрларның киләчәктә булачак компетенцияләрен аныклау, глобаль белем бирү экосистемасын формалаштыру өчен кирәкле проект инициативаларын эшләү.

Форум 100дән артык экспертны, Европадан, Азиядән, Америкадан һәм Африкадан  атказанган фән эшлеклеләрен, хакимият, социаль сектор һәм эшлекле даирәләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен берләштерде. Форумда катнашучылар арасында WorldSkills International халыкара хәрәкәтенең 30 ил-вәкиленең 45 рәсми һәм техник делегаты бар иде.

Спикерлар рәтендә Бөтендөнья банкы төркеменең глобаль белем бирү практикалары бүлеге директоры  Амит Дар (Һиндстан), сәнәгать секторы өчен кадрлар әзерләү тармагы хезмәтенең башкаручы директоры  Д-р Раймонд Пэтел (КАР), Samsung башкаручы вице-президенты Д-р Джи Ох Зонг (Корея), белем бирү Европа фондының тематик экспертизаны үстерү департаменты башлыгы Анастасия Фетси (Греция), Хезмәт министрлыгының хезмәт, һөнәри иминлек һәм сәламәтлек институты җитәкчесе Сан-Квей Линь (Кытай Тайбее), SkillsUSA башкаручы директоры Тим Лауренс (АКШ) чыгыш ясадылар.