“FISU Volunteer Leaders Academy 2019” халыкара белем бирү форумы

“FISU Volunteer Leaders Academy 2019” халыкара белем бирү форумы
Дата:

2019 елның 5-11 сентябрендә Казан шәһәренең “Идел” яшьләр үзәге базасында (Матюшино авылы, Садовая урамы, 7/1) “FISU Volunteer Leaders Academy 2019” халыкара белем бирү форумы узды. Академиядә сиксәннән артык милли һәм 3 континенталь студентлар спорты федерацияләреннән 100 активист катнашты.

Форум турында

FISU Volunteer Leaders Academy – волонтерлар һәм студентлар спорты милли федерацияләре әгъзаларының халыкара спорт чараларын уздыру тәҗрибәсе һәм мәгълүматлары белән алмаша торган уникаль белем бирү мәйданчыгы. 2017 елда Казанда узган тәүге форум уңышыннан соң, шул ук елны Тайбэй шәһәрендә үткән FISU Генераль ассамблеясында аны ел саен үткәрү турында карар кабул ителде.

Форум җиде көнгә исәпләнгән һәм үз эченә мастер-класслар, фикер алышулар, конкурслар һәм төркемнәрдә эшләүне ала. Докладчылар сыйфатында зур спорт һәм мәдәни чаралар үткәрү буенча халыкара экспертлар һәм булачак халыкара студентлар ярышларын оештыру комитеты вәкилләре чыгыш ясый.

Быелгы белем бирү программасы 2020 елдагы студентлар арасында дөнья чемпионатларына әзерлек һәм халыкара студентлар спорты көнен бәйрәм итүгә багышланган иде. Шулай ук биредә FISU студент илчеләренең узган елгы план эшләре нәтиҗәләре дә тәкъдим ителде.

Казан FISU Volunteer Leaders Academy форумын инде өченче тапкыр кабул итте. Форумны Халыкара студентлар спорты федерациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән ТР Спорт министрлыгы оештыра. Чараны әзерләү һәм үткәрүне КБАО “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” тәэмин итте, ә форумның генераль партнеры буларак “Норникель” компаниясе чыгыш ясады.

“Норникель” компаниясе турында

“Норникель” – Россия тау-металлургия cәнәгате лидеры, дөньядагы иң зур никель һәм палладий җитештерүчеләрнең берсе. Компания шулай ук көмеш, алтын, иридий, рутений, селен, теллур, күкерт җитештерә.

“Норникель” Россия спортына күптәннән һәм һәрьяклап ярдәм итә, студент һәм балалар-яшүсмерләр спортын үстерүдә актив катнаша.  “Норникель” Олимпия белем бирү программаларын үстерүгә, шулай ук илнең спорт индустриясенә кадрлар әзерләүгә булышлык күрсәтә.

Компания Красноярскта узган XXIX Бөтендөнья Кышкы Универсиада-2019 генераль партнеры, Футбол буенча Россия җыелмасы һәм Россия футбол берлеге, Россия Олимпия комитеты, “Легендалар Кубогы” хоккей турниры, Бию спорты һәм акробатик рок-н-ролл бөтенроссия федерациясе, Россия кёрлинг федерациясе, Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU), Кичке хоккей лигасы һәм Дөнья хоккее легендалары лигасы, Россиянең мини-футбол ассоциациясе, “Сочи Автодром”, “Мини-футбол в школу – Регион Заполярье” гомумроссия проекты һәм кёрлинг буенча Arctic Cup халыкара турниры партнеры, шулай ук ЦСКА профессиональ баскетбол клубы һәм “Норильский никель” мини-футбол клубы хуҗасы да булып тора.

Компания үзе хезмәт куйган территорияләрдә спорт инфраструктурасы объектлары төзелешен, аларны модернизацияләүне һәм ремонтлауны финанслый, төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларына һәм чемпионатларга финанс ярдәме күрсәтә.

Документлар

Партнер