Суга сикерү буенча 2017 елдагы ФИНА дөнья сериясе этабы

Суга сикерү буенча 2017 елдагы ФИНА дөнья сериясе этабы
Дата:

Казанның Су спорт төрләре сараенда (Сибгать Хәким ур., 70 йорт) 2017 елның 31 нче мартыннан 2 нче апрельгә кадәр Суга сикерү буенча ФИНА дөнья сериясенең 3 нче этабы узды. Турнирда 13 илдән 70 спортчы катнашты. Ярышларга 18 судья бәя бирде.

Турнир турында

Дөнья сериясе этабы Казанда өченче тапкыр узды. Беренче тапкыр ул Татарстан башкаласында 2015 елда, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты алдыннан уздырылган иде. Икенче тапкыр ул Казанда 2016 елда уздырылды.

Халыкара йөзү федерациясе (FINA) канаты астында ел саен уздырыла торган дөнья сериясе 2007 елда ярышлар турниры һәм күрсәтмә чыгышлар синтезы буларак барлыкка килгән иде. Ярышларның килеп чыгышының чишмә башында Бөекбритания, Кытай һәм Мексиканың милли федерацияләре тора. Соңрак аларга Канада, Катар, Россия һәм БГӘ дә кушылды. Кагыйдә буларак, Суга сикерү буенча дөнья сериясе ярышларында спортның әлеге төре элитасы: Олимпия уеннары, чемпионатлар һәм кубоклар җиңүчеләре һәм призерлары катнаша.

Дөнья сериясенең һәр этабының ярышлар программасы үз эченә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан ялгыз һәм синхрон сикерүләрне, шулай ук өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан синхрон катнаш сикерүләрне ала.

Ярышларның нәтиҗәләре

Казанда уйнатылган барлык 10 алтын медальне дә Кытай спортчылары яулады. Россия җыелма командасы исәбендә 5 медаль: 3 бронза, 2 көмеш.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 277.72 KB Ярышлар программасы