Фехтовкалау буенча «Язгы тамчы» Бөтенроссия турниры

Фехтовкалау буенча «Язгы тамчы» Бөтенроссия турниры
Дата:

22 майдан 27 майга кадәр XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада башкаласында традицион рәвештә 1997-2000 елгы яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында Фехтовкалау буенча «Язгы тамчы» Бөтенроссия турниры уздырылды. Ярышлар «Казан» ат спорты комплексында булдылар.

Ярышларда 120 кеше катнашты. Турнирда Татарстан Республикасы, Саратов өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Самара өлкәсе спортчылары катнаштылар. Көн саен дүрт комплект медаль уйнатылды: 1 алтын, 1 көмеш һәм 2 бронза. Ярышларга 33 судья хезмәт күрсәтте.

«Язгы тамчы» турниры кысаларында фехтовкалау буенча судьялар семинары да уздырылды. Семинарда Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) вәкилләре, Россия фехтовкалау федерациясе, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, «Казан 2013» Башкарма дирекциясе вәкилләре дә катнаштылар.

Фотолар