Йөзү буенча Европа беренчелеге

Йөзү буенча Европа беренчелеге
Дата:

Йөзү буенча Европа беренчелеге Казанның Су спорты төрләре сараенда (С. Хәким ур., 70) 2019 елның 3-7 июль көннәрендә узды. Ярышларда Европаның 50 иленнән 650 артык спортчы – 15-18 яшьлек егетләр һәм 14-17 яшьлек кызлар катнашты. Алар барысы да 2020 елда Токиода узачак Олимпиадага баручы үз милли командаларының потенциаль әгъзалары булып тора.

Турнир турында

Йөзү буенча Европа беренчелеге 1967 елдан бирле Европа йөзү лигасы (LEN) ярдәмендә  уздырыла. Баштарак ярышлар ике елга бер тапкыр гына үткәрелсә, 1982 елдан башлап Европа беренчелеге ел саен уздырыла.

Турнирны Казанда уздыру турындагы карар оешманың 2015 елда Венада (Австрия) узган бюро утырышында кабул ителде. 2016 елда юниорлар арасында йөзү буенча Европа беренчелеге Ходмезёвашархейда (Венгрия) узды, 2017 елда Нетания шәһәре (Израиль) турнир катнашучылары һәм тамашачылары өчен үз ишекләрен ачты. 2018 елда ярышларны Хельсинки (Финляндия) кабул итте. 2020 елда беренчелек Абердин (Шотландия) шәһәрендә узачак.

Илле метрлы бассейнда уздырылучы турнир үз эченә индивидуаль программаны (ирекле стиль, аркада йөзү, брасс, баттерфляй, комплекслы йөзү), ирекле стиль һәм комбинацияле эстафеталарны ала.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 450.69 KB Ярышлар программасы
Партнерлар