Һавадагы ярыш буенча 2018 елдагы Red Bull Air Race дөнья чемпионаты этабы

Һавадагы ярыш буенча 2018 елдагы Red Bull Air Race дөнья чемпионаты этабы
Дата:

Казансу елгасы акваториясендә “Миллениум” күпере белән Кремль дамбасы арасындагы өлештә  2018 елның 25-26 нчы август көннәрендә Red Bull Air Race чемпионатының Казан этабы узды. Ярышларда Master классының – 14, Challenger классының – 6 пилоты катнашты.

Red Bull Air Race паркы

Чемпионат чорында Казанда үзенчәлекле Red Bull Air Race  күңел ачу паркы эшләде.

Әлеге мәйданга килүчеләргә түбәндәге күңел ачу чаралары тәкъдим ителде:

  • авиаузышлар трассасына куела торган пилоннарның кечерәйтелгән 5 метрлы вариантын төзәтү механизмын өйрәнә һәм аны үз куллары белән төзәтеп карый алалар;
  • Red Bull Air Race пилотларының чын ярыш самолетларыннан сигналлар тапшыра торган виртуаль чынбарлык күзлекләрен киеп, самолет кабинасында очышта булган кебек хисне бирә торган гравитац-ия тренажерында сынау узып,  үзләрен спорт очкычында чып-чын пилот итеп тоя алалар;
  • Sony Play Station уен шатерларында була алалар;
  • Казан өстеннән югары пилотаж формасында очышны, самолет кабинасында очышны имитацияләгән фотозоналарда матур фотоларга төшә алалар һәм һәр пилот-мастерның озын курчагы рәвешендә ясалган һәм тулы зурлыгындагы чып-чын пилон белән тулыландырылган сыннар белән фотографияләрнең шәхси коллекциясен туплый алалар;
  • мотофристайл  мавыктыргыч шоуын карап, Россиянең иң яхшы райдеры Алексей Колесниковның мотоциклда сикереп ясаган трюкларына бәя бирә алалар;
  • флайбордларда һәм вейкбордларда уникаль су шоуын карый алалар;
  • тематик урам театры тамашачылары ролендә булып, футбол һәм баскетбол фристайлы осталары чыгышларын карап хозурлана алалар;
  • балалар белән бергә “Тиен тәгәрмәче”,  “Каршылыклар полосасы”, “Банджи ран”, “Поролон шәһәрчек” кебек спорт активлыкларында катнаша алалар;
  • анимация  программасында катнаша алалар;
  • балалар балалар зонасында күңел ача ала;
  • һәм ниһаять, маҗараларга бай көннән соң, лаундж-зонада ял итеп, тамак ялгый алалар.
Басылган датасы: Төркем: Роликлар
Видео вакыты: 00:00

Чемпионат турында

Һавадагы ярыш буенча  RedBullAirRace  дөнья чемпионаты –  аэробатика буенча халыкара спорт ярышы, аның инициаторы булып RedBullGmbH  компаниясе тора. Ярышлар Халыкара аэронавтика федерациясе (FAI) яклавы астында узалар.

Чемпионат дөнья күләмендә инде 10 елдан артык уздырыла. Һавадагы ярыш буенча RedBullAirRace беренче ярыш 2003 елда Цельтвегта (Австрия) узды. Төрле илләрдә – Венгриядә, Англиядә һәм АКШта тагын ике ел уздырылганнан соң ярышлар дөнья сериясе статусын алды. Мондый форматтагы беренче чемпионат 2005 елда старт алды һәм бөтен дөнья буенча җиде шәһәрдә уздырылды.

RedBullAirRace планетадагы иң зур тизлекле моторлы чемпионат исемен йөртә. Ярышларда үзләренең бик тиз маневрлаша торган югары тизлекле самолетларында тизлектә, төгәллектә һәм осталыкта ярышучы югары класслы пилотлар көч сынаша. Самолетлар тизлекләрен сәгатенә 370 км/сәгатькә кадәр арттырып һәм 10G га кадәрге артык авырлык тоеп,  25әр метрлы пилоннардан махсус капкалар белән бүлгәләнгән һава трассасын вакытка узалар. Чемпионатта иң күп приз баллары җыйган һәм трассаны иң аз вакыт эчендә узган пилот исә Red Bull Air Race дөнья чемпионы дип таныла.

Казан чемпионатны икенче тапкыр кабул итә – 2017 елның июлендә Татарстан башкаласы һава ярышларының Россия тарихында беренче этабын кабул итте инде. Әлеге вакыйга шәһәрлеләр һәм башкала кунаклары арасында бик зур уңыш казанды: гаҗәеп вакыйганы үз күзләре белән күрергә 90 меңләп тамашачы килде. Россиядә дан казанганнан соң RedBullAirRace Татарстан башкаласына 2018 елда кабат кайта.

Ярышларның нәтиҗәләре

Чех пилоты Мартин Шонка Red Bull Air Race ярышларының Казан этабында Master классында җиңүче булды. Икенче урында Америка очучысы Майкл Гулиан, призлы өчлекне аның ватандашы Кирби Чемблисс япты.

АКШ пилоты Кевин Коулман Дәгъвачылар кубогы иясе булды. КАРдан Патрик Дэвидсон исә – икенче. Өченче урынны Гонконг вәкиле Кенни Чан алды.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 289.35 KB Ярышлар программасы