Суга сикерү буенча Россия чемпионаты

Суга сикерү буенча Россия чемпионаты
Дата:

Казанда 2015 елның 20 маеннан 24енә кадәр Суга сикерү буенча Россия чемпионаты узды. Ярышларны уздыру урыны – Су спорт төрләре сарае (С. Хәким ур., 70 йорт).

Ярышлар Россиядә суга сикерүне популярлаштыру һәм үстерү максатыннан уздырылды. Суга сикерү буенча Россия чемпионаты нәтиҗәләреннән чыгып, ил җыелма командасының баш тренеры Олег Зайцев җыелма команданың I Европа уеннарында, шулай ук Европа чемпионаты һәм дөнья чемпионатында катнашачак составын белдерде.

Ярышларда Россиянең 13 төбәгеннән 99 спортчы, шулай ук Белоруссиядән бер вәкил катнашты.