Казанның Су спорт төрләре сараенда (Сибгать Хәким ур., 70 йорт) 2018 елның 4-6 нчы май көннәрендә Суга сикерү буенча ФИНА дөнья сериясенең 4 нче этабы узды. Турнирда 14 илдән 70 тән артык спортчы катнашты.
Турнир турында
ФИНА дөнья сериясе – Казанда 2015 елдан алып һәр ел саен уздырыла торган уникаль мәртәбәле ярыш. Беренче тапкыр ул Татарстан башкаласында Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты алдыннан уздырылган иде.
Дөнья сериясе ярышлар турниры һәм күрсәтмә чыгышлар синтезы буларак тәкъдим ителә. Ярышларда дөнья дайвингы элитасы: Олимпия уеннары, чемпионатлар һәм дөнья кубоклары җиңүчеләре һәм призерлары катнаша. Турнир Халыкара йөзү федерациясе (FINA) канаты астында уза.