Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионаты

Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионаты
Дата:

Чараны оештыручылар – Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU), Россия студентлар спорты союзы һәм «Казан 2013» Башкарма дирекциясе». Чемпионатта шәхси һәм команда дисциплиналарында 24 комплект медаль уйнаты.

Чемпионат турында

Турнирда 300 ләп спортчы катнашты. Ярышларның кагыйдәләре буенча, чемпионатта 18 – 27 яшьлек спортчылар гына катнаша ала. Һәр катнашучы ил бер дисциплинада 1 көймә белән генә катнашырга мөмкин.

Байдарка һәм каноэларда ишү – ике төрле көймә: байдарка һәм каноэлар кулланыла торган ишкәк ишү спорты төре. 1936 елдан – Олимпия спорт төре (1924 елгы Олимпия уеннары программасына рәсми булмаган спорт төре буларак кертелә). Байдарка һәм каноэларда ишүдән тыш, бу төр көймәләрне кулланучы башка бихисап дисциплиналардан да бар.

Фотолар