Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы Конвенциянең 50 еллыгына багышланган Халыкара форум

Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы Конвенциянең 50 еллыгына багышланган Халыкара форум
Дата:

1-9 декабрь көннәрендә Казан һәм Санкт-Петербург шәһәрләренең элек ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сесииясен оештыру өчен каралган мәйданчыкларында Бөтендөнья мирасны саклау турындагы Конвенциянең 50 еллыгына багышланган Халыкара форум узачак.

 

Форум турында

Форум ЮНЕСКО канаты астында эшләнелгән, иң нәтиҗәле һәм зур танылу алган халыкара актларның берсе – 1972 елгы Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясенең алтын юбилеена багышлана.

Форум кысаларында пленар утырышлар, конференцияләр, шулай ук берничә зур тематик чара уздыру планлаштырыла. Форумда катнашучылар арасында профильле министрлар, ЮНЕСКО эшләре буенча милли комиссияләрнең җаваплы сәркатипләре, бөтендөнья мирасы өлкәсендәге әйдәп баручы экспертлар, хөкүмәтнеке булмаган оешмалар, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, бөтендөнья мирасы объектлары белән идарә итүчеләр һәм шулай ук яшь белгечләр бар.

“Табигатьтән файдалану һәм Бөтендөнья табигый мирасын саклау” темасына конференция 1-4 декабрь көннәрендә Санкт-Петербург тау университеты базасында узачак һәм табигый мирасны саклау, табигать ресурсларын рациональ куллану һәм экологик иминлек темасына багышланачак.

4-9 декабрь көннәрендә Казанда түбәндәге чаралар узачак:

  • Бөтендөнья мирасы объектлары идарәчеләре конференциясе
  • Яшь белгечләр конференциясе
  • Дини мирас буенча конференция
  • Сәнәгать мирасы сораулары буенча конференция
  • “Бөек Ефәк юлы” конференциясе
  • Бөтендөнья мирасы комитетының яшьләр моделе
  • “Пальмираның посттравматик тергезү проблемалары” халыкара конференциясе
  • БДБ илләре милли комиссияләренең җаваплы сәркатипләре очрашуы

Форумны Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра.

Фото

Документы

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 941.99 KB Катнашучы белешмәсе
Оештыручылар